Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада яшәүче гаиләнең өч игезәк баласы туган

Алабугалы Александра Нужина балаларны республика башкаласында тапкан. 

Бу атнада алабугалылар гаиләсендә өч игезәк бала дөньяга килгән. Александра Нужина өч кызын Татарстан башкаласында тудырган. Кызлар 1900, 1700, 1800 грамм авырлык белән дөньяга килгән. Бәхетле әти-әни кызчыкларга Милана, Милена һәм Мила дип исем кушкан. Хәзер Нужиннар гаиләсендә дүрт бала. Өлкән кызларына 2,5 яшь.

Алабугада моңа кадәр өч игезәк бала 2015 елда туган иде. Герасимовлар гаиләсе турында мәкаләне биредә укырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев