Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан Республикасының атказанган артисткасы Диләрә Мироваева үзенең гражданлык бурычын беренчеләрдән булып үтәде

Бүген 10нчы урта мәктәптә урнашкан 1404нче сайлау участогында Татарстан Республикасының атказанган артисты Диләрә Мироваева тавыш бирде.

Диләрә Владимировна инде күп еллар сәхнәдә чыгыш ясый, алабугалыларны үзенең иҗаты белән сөендерә. Моннан тыш, ул мәдәният һәм сәнгать көллиятендә дә укыта. Диләрә Мироваева фикеренчә, һәр гражданин бу көнне иртән үк торып, сайлауга барырга тиеш, чөнки республиканың һәм аның халкының киләчәге шуңа бәйле.

- Дәүләт Советы депутаты халык исеменнән чыгыш ясарга, аның үтенечләрен һәм теләкләрен үтәргә тиеш дип уйлыйм, ‒ дип уртаклашты Диләрә Владимировна.

Татарстанның атказанган артисткасы үзенең гражданлык бурычын иртәнге сәгать 8гә кадәр үк үтәде һәм башка участокка юнәлде – бүген ул күзәтүче дә әле.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев