Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ИКЪТИСАД ҺӘМ СӘНӘГАТЬ

Алабуга – үсештә

Ел саен ТР Икътисад министрлыгы җирле үзидарә органнарының эш нәтиҗәләре буенча мониторинг уздыра. 2010 елның эш нәтиҗәләре буенча Алабуга районы Саба һәм Әлмәт районнарыннан гына калышып, өченче урында. Бу хакта дүшәмбе киңәшмәсендә Социаль-икътисадый үсеш палатасы җитәкчесе Ирина Тимофеева чыгыш ясады.

Узган ел Алабуга районы буенча җирле мәгънәгә ия автомобиль юлларының 11 проценты капиталь төзекләндерелгән. 2010 елда кече һәм урта эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче 12445 субъект үз эшен башлаган, бу күрсәткеч 2009 ел белән чагыштырганда 13,3 процентка арткан. Рейтингта безнең район буенча иң мөһим күрсәткеч инвестиция күләме (бюджет средстволарыннан тыш). Ул бер торакка 43,3 процентка арткан, ә РТ буенча әлеге күрсәткеч 5,7 процент. Халык саны арту буенча безнең район - өченче урында. (Мөслим, Әлмәт, Алабуга, Алексеевск, Минзәлә). 2010 елда туучылар саны 2,9 процентка арткан һәм 1000 кешегә 14,2 процент тәшкил итә. Бу 2009 елда туган балалар саны белән чагыштырганда 44 сабыйга артыграк, дигән сүз. Ә үлүчеләр саны 1000 кешегә - 11,1 кеше туры килә. Хезмәткә яраклы яшьтәгеләр арасында тышкы тәэсирләр нәтиҗәсендә үлүчеләр саны арткан, ә кан әйләнеше системасы авырулары сәбәпле үлүчеләрнең саны, киресенчә, кимегән.

Районда балалар бакчасына йөрүче 3-7 яшьлек сабыйлар 97,3 процент тәшкил итә. Бу республика буенча уртача күрсәткечтән 11,6 процентка югары. Физик тәрбия һәм спорт белән шөгыльләнүче муниципаль берәмлекләр арасында исә Алабуга районы - беренчелектә.

Социаль-икътисадый үсешенең башка күрсәткечләре республика буенча уртача күрсәткечләр белән тәңгәл килә.

Безнең район бары ТКХ буенча махсус техника белән тәэмин ителеш ягыннан гына калыша. Моңа 2010 ел башында ЖКиБның шәһәрне техникасыз калдыруы сәбәпче.

Медицина ярдәме күрсәтү белән Алабуга халкының 71,6 проценты (ТР буенча 58 процент), гомуми белем бирү дәрәҗәсе белән 83,3 проценты (ТР буенча 75,1 процент), мәктәпкәчә белем бирү белән 90 проценты (ТР буенча 70 процент), мәдәният өлкәсе эшчәнлеге белән 88,6 проценты (ТР буенча 64,9 процент), җирле үзидарә органнары эше белән 90, 9 процент ( ТР буенча 72, 1 процент) канәгать. Бу күрсәткечләр республика буенча уртача күрсәткечләрне берничә тапкыр артып китә, ә менә ТКХ хезмәтләре белән канәгатьлек бары 63,6 процент кына тәшкил итә, ТР буенча бу күрсәткеч - 64,9.

2011 елның 9 аена чыгарылган нәтиҗәләр буенча Алабуга районы составында шәһәрләр булган 22 шәһәр округы һәм муниципаль район арасында алтынчы урында, ләкин бу соңгы нәтиҗәләр түгел әле ди, Ирина Тимофеева.

Соңгы нәтиҗә дүрт бүлек буенча уртача күрсәткечләрне берләштереп ясала. Тормыш дәрәҗәсе буенча сентябрь һәм гыйнвар айлары күрсәткечләренә ясалган нәтиҗәләрдән күренгәнчә, без 8 нче урында (узган ел бу өлкәдә нибары 16 нчы урын). Моның сәбәбе - эшчеләргә булган бурычларның кимемәвендә. Мәсәлән, "Рассвет" ябык акционерлык җәмгыятенең 25 эшчесенә 216 мең сум бурычы, Олы Качка авыл җирлегенең (су бирү буенча ) 44 мең сум әҗәте бар. Олы Качка һәм Малореченски кешеләре үзләренә күрсәтелгән хезмәт өчен вакытында түли икән, хәл уңай якка үзгәрәчәк. "Рассвет" ябык акционерлык жәмгыятендә хәлләр ел ахырына кадәр үзгәрешсез калачак, чөнки ул банкротлык эшләре төгәлләнми, эшчеләренә акча түли алмый.

Районда 2011 елның 1 октябренә теркәлгән эшсезләр - 2,22 процент, ә 1 ноябрьгә андыйларның саны 2,07 процент тәшкил итә. Ел ахырына әлеге күрсәткеч 2,4 процентка артырга мөмкин, бу Фиат-Дукато эшләүче заводның Форд эшләп чыгаруга күчүе сәбәпле, эшчеләрен вакытлыча кыскартып торуына бәйле. Эшсезләр саны буенча, Алабуга районы мониторингның 20 нче баскычында.

Гомуми икътисадый күрсәткечләр буенча Алабуга 8 нче урында. Бу районда банкротлыкка чыгучы "Елабугаагрохимсервис", "Рассвет" кебек оешмалар булу, шулай ук Алабуга махсус икътисадый зонасындагы 17 резидентның барысы да теркәлгән булса да, әлегә нибары 11е генә эшләве белән дә аңлатыла. Бу картина киләчәктә һичшиксез уңай якка үзгәрәчәк.

Ирина Юрьевна сүзләренчә, теркәлгән кече эшмәкәрлек субъектлары саны, төзелеш һәм кулланыш базары күрсәткечләре шактый яхшырган. Салым һәм салым булмаган керемнәр дә арткан, димәк җирле бюджет мөмкинлекләре дә үсәчәк дигән сүз. Әлеге исемлеккә районда алга киткән спорт белән шөгыльләнү кебек тармаклар әле кермәгән. Социаль-икътисадый үсеш палатасы рәисе фаразлавынча, Алабуганың быелгы эш нәтиҗәләре буенча да беренче өчлеккә керергә тулы хакы бар.

-Рейтингта югары күрсәткечләргә ирешү өчен, хезмәткәрләргә вакытында эш хакларын түләү һәм бурычларны бетерүгә игътибар итәргә, хезмәт базарындагы хәлне яхшыртырга кирәк,- диде Ирина Тимофеева.

Л.Зиннәтова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев