Кыскартулар чын булса да, вакытлы
"SOLLERS-Елабуга"дагы кыскартулар хакында соңгы вакытта төрле имеш-мимешләр еш ишетелә. Фиат автомобильләре җыйган меңнән артык эшченең "Форд"ка нибары 183е генә күчерелгән. Эшчеләрнең бер өлеше эшсез калудан куркып, хафага төшкән. Шул сәбәпле, дүшәмбе киңәшмәсендә чыгыш ясарга "Соллерс" ҖЧҖ генераль директоры Виктор Зорников чакырылган иде. Ул әлеге кыскартылуларның сәбәбен һәм вакытлыча гына булуын...
Җитәкчеләр әйтүенчә, монда борчылыр урын юк. Бу кыскартулар моңарчы "Фиат" автомобильләре җыйган заводның хәзер "Форд" җыя башлавы белән бәйле. Яңа җиһазлар урнаштыру өчен вакыт кирәк, шул сәбәпле эшчеләрне вакытлыча кыскартып торырга мәҗбүрләр. Май аеннан алар кабат эшкә алыначак. Бу кыскартылган эшчеләрнең күңелен юатыр өчен генә әйтелгән буш сүзләр түгел, кыскартылуга эләккән һәркемнең кулында кабат эшкә алыначагы хакында хаты бар һәм эшләми торган вакыт өчен дә аларга тиешле пособие түләнәчәк.
Вакытлыча кыскартылуга дучар булганнарга башка урыннарда эш тәкъдим ителсә дә, җитәкчеләр әйтүенчә, аларның анда урнашырга теләге юк икән. "Соллерс" җитәкчеләре үз эшчеләрен урамда калдырмас анысы, мәсәлән, КамАЗга эшкә урнаштырырга теләп кыскартылган эшчеләрне Чаллыга алып барулары да аларның хезмәткәрләре язмышына битараф булмавы хакында сөйли. Ләкин анда барган 252 кешенең нибары 50се генә КамАЗда эшләргә ризалык белдергән.
Кайберәүләрне "Соллерс" Фиат җыю заводының киләчәге борчый, хәзер анда 25 кеше эшлиячәк һәм ул ашыгыч ярдәм машиналары кебек махсус машиналар җитештерәчәк.
Димәк, әлеге кыскартылуларга борчылыр урын юк, аның вакытлыча икәнен аңлап, сабыр итәргә генә кирәк булып чыга...
Л.Зиннәтова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев