Алабуга нуры

Без икенче урында

Татарстанның уңайлы шартлар тудырылган торак пунктлары билгеле булды.

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында "ТРның иң яхшы уңайлы шартлар тудырылган торак пункты" республика конкурсына нәтиҗәләр ясадылар. Моннан тыш, ТРның уңайлы шартлар тудыру буенча иң яхшы предприятиесе һәм иң яхшы Торак милекчеләре берләшмәсе сайланды.100 меңнән артык халкы булган торак пунктлар арасында иң яхшы уңайлыклар тудырылган шәһәр итеп, Яр Чаллы табылды (1 нче урынга акчалата премия - 1 миллион 118 мең сум). 2 нче урында - Түбән Кама, 3 нчедә - Әлмәт. Бу шәһәрләргә 745 мең һәм 621 мең сум акча җибәрелде.

45 - 100 мең халкы булган торак пунктлар арасында Бөгелмә шәһәре җиңде. Шулай ук Алабуга һәм Чистай бүләкләргә лаек булды. 30-45 мең халкы булганнар арасына 1 нче һәм 2 нче урыннарга лаек булган Зәй һәм Азнакай керде. 15 мең-30 мең халкы булган, уңайлыклар тудырылган шәһәрләр арасында Минзәлә шәһәре җиңде. Менделеевск һәм Буа шәһәрләре II һәм III дәрәҗәдәге дипломнар белән бүләкләнде. Мамадыш, Актаныш, Сарманга 1-15 меңгә кадәр халкы булган шәһәрләр арасында шулай ук призлы урыннар бирелде. Зәй муниципаль районының Якты күл авылы 1 меңнән дә әзрәк халкы булган торак пунктлар арасында иң уңайлы шартлар тудырылган торак пункт дип табылды.

"Уютный дом" Идарә итүче компания" ҖЧҖ (Казан) уңайлы шартлар тудыру буенча иң яхшы оешма дип табылды, ТР Хөкүмәте дипломыннан тыш, 137,2 мең сум күләмендә акчалата премия алды. Шулай ук ТР Хөкүмәте дипломы һәм 68,6 мең сум күләмендә премия белән "Надежда" Торак милекчеләре берләшмәсе (Арча) бүләкләнде. Конкурсның премия фонды 6,8 миллион сум тәшкил итте. Бу акчаларның кимендә 90 проценты торак пунктларны яхшыртуга юнәлтелгән.

Безнең дә беренче буласы килә...

Бу хәбәрне укыганнан соң күңелгә ни килә? Әлбәттә инде, туган калабыз Алабуганың да беренче урынга чыгуын тели күңел. Нигә соң без үз җиребезне башкалар шаккатырлык итә алмыйбыз? Район газеталары битләрендә, телевидение тапшыруларында күрсәтелгән сюжетларга караганда, бездә, алабугалыларда, гомумяшәү культурасы юк. Дәлилләрме? Дәлилләр җитәрлек, адым саен. Күңел күзен эшкә җигәргә генә кирәк. Фатир ишеген ачкач та баскыч мәйданчыгына гына күз салыгыз әле: сыра, аракы шешәләре, торт савытлары һәм артык булып киткән йорт җиһазлары... Шунда ук чүпүткәргеч, берничә адым атласаң, тышкы якта урналар, чүп савытлары тора. Юк, безгә артык адым атлау ярамый, килеп чистартырлар әле дигән психология күңелләргә кереп урнашкан да кимереп тик ята.

Әлбәттә, хезмәт күрсәтү оешмаларының да эше канәгатьләнерлек түгел. Автобус тукталышларындагы павильоннар сирәк чистартыла, анда да шул ук шешәләр кукраеп утыра, кәгазь, полиэтилен капчыклар...

Үзәк урамнарны карап тотуга да әлләни игътибар күренми. Ярминкәнең икенче көнендә кунаклар белән Нефтьчеләр проспекты аша үтәргә туры килде. Алдагы елларда шәһәрнең чисталыгы, матурлыгы күңелләренә уелып калган дусларыбыз да көрсенеп куйды: бәйрәм булгач, әзрәк җыештырырга иде бит... Проспект аша барганда хакимият тирәсе ялт иткән, ә каршы як себерке дигән коралны күрмәгән. Булдыклы җитәкчеләрнең, мәсәлән, үзәк хастаханә тирәсе ялт иткән, һәрнәрсә үз урынында иде. Нәрсә, башкалар бу эшне оештыра алмыймы? Шул ук хакимият каршында күпме кибет, күпме оешма-офис, ә урам себерелмәгән, чәчәкләр дә утыртылмаган. Алабуга шәһәрлеге территориясе дә күңелдә юшкын калдыра: андагы чүп-чар бәгырьләргә аткан таш кебек... Кеше кулы тимәгән ташландык бер урын кебек тәэсир кала. Менә кайчан кирәк волонтерлар булышлыгы, менә кайчан кирәк җәмәгать эшенә тарту! Юкса язын телевизор экраннарына чыгу өчен генә казылган бакчаларны кабат сәнәк белән актартып йөрмәсләр иде...

4 нче микрорайон территориясе дә чисталыгы ягыннан һич ялтырамый. Дворниклар хезмәт хакының түбәнлегеннән, юу-чистарту материаллары бирелмәүдән зарлана, чөнки алар чүпүткәргечләрне, подъезд идәннәрен дә юарга, себерергә тиеш. Чүп чыгаручы машиналар бордюрларны изеп-сытып бетерде, ПТС хезмәтләреннән соң тигезләнмәгән урыннар, чокырлар кала. Куптарып алынган плитәләрне, бордюрларны адәм рәтле итеп урнаштырмыйлар. Кыскасы, миннән киткәнче, иясенә җиткәнче... Ә ия юк! Боларның барысын кемдер контрольдә тотарга тиештер ич. Идарәче компания хезмәткәрләре ПТСка, тегеләре башкага төртеп күрсәтә.Әнә шулай эт - эткә, эт - койрыкка дигәндәй, яшәп ятмыш көнебез. Ә матур, чиста шәһәрдә, ишегалдында, йортта яшисе бик килә!

В.Винер

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: