Зур фатирга – зур ОДН
1 сентябрьдән электр энергиясе өчен түләү квитанцияләрендә ОДН күләме үзгәрәчәк. Исәпләр фатир мәйданына карап ясалачак.
Ике ел буена алабугалылар ОДН һәм аның белән "көрәшү ысуллары" турында баш ватты. Күп санлы очрашулар, озакка сузылган бәхәсләрдән соң гомумйорт чыгымнары өчен барыбыз да вакытында түләргә тиеш булуын ачыкладык. ОДН өчен күп түләмәс өчен сакчыл булырга өйрәндек: күпчелек подъездларда, баскыч мәйданчыкларында иске лампалар энергия саклаучы лампаларга алыштырылды. Кибет, даруханә яки банкның йорттагы электр энергиясенә тоташуының законлы булу-булмавы күзәтүгә алынды.
Һәм менә ОДН күләменә йогынты ясаучы яңа закон чыкты. 1 сентябрьдә "Күпфатирлы һәм шәхси йорт милекчеләренә коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләре" гамәлгә керәчәк. Бу кагыйдәләр РФ хөкүмәтенең 2011 елның 6 маенда чыккан 354 нче номерлы карары тарафыннан расланган.
"Татэнергосбыт" ААҖнең Алабуга бүлеге башлыгы Василий Кайнов әйтүенчә, күпфатирлы йортларда яшәүчеләр өчен электр энергиясе өчен түләүне исәпләү формасы үзгәрәчәк. Моннан соң ОДН фатир эчендә тотылган электр энергиясенә карап түгел, ә бинаның торак (яки торак булмаган) мәйданыннан чыгып исәпләнәчәк.
Әлеге яңалыкларга алабугалылар куанырга ашыкмый. Бу аңлашыла да, чөнки зур фатирда берүзе яшәүчеләр дә, артык күп кешеле фатирлар да бар.
Ә менә гомумйорт исәпләү приборлары булмаган күпфатирлы йортта яшәүчеләргә ОДН өчен түләү норматив буенча исәпләнәчәк. Алабугада шундый 94 йорт бар, тик менә норматив кына бүгенге көнгә кадәр расланмаган.
Яңа закон квитанция буенча вакытында түләмәүчеләргә дә кагыла. Моңа кадәр өч айлык бурычы булган кулланучыларга электр энергиясе бирү туктатылган булса, хәзер өч айлык норматив күләмендә бурычы булганнарга электр энергиясен бирү чикләнелә.
Бер кеше теркәлгән бер бүлмәле фатирда электр энергиясен куллану нормативы 116 кВт.сәгать, дүрт кеше теркәлсә - 199 кВт.сәгать; дүрт кеше теркәлгән ике бүлмәле фатирда - 248 кВт.сәгать.
Налия КАСЫЙМОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев