22 август 2012 яңалыклары
-
Бернигә дә карамый...
16 августта Алабуганың картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тантаналы чара үтте.
-
Күргәзмә
Шәһәр тарихы музеенда борынгы фоторәсем һәм фарфор күргәзмәсе ачылды.
-
Хөрмәтле алабугалылар!
24 август көнне сәгать унда ТРның кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле С.Сабурская һәм Рәсәй Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы М.Зарипов гражданнарны кабул итәчәк.
-
Шагыйрь иҗатына тугрылык өчен
Кичә Марина Цветаева исемендәге IV әдәби премия лауреатларын бүләкләү тантанасы үтте.
-
Рәсәйнең иң яхшы шоферы
Алабугалы Александр Кобелев IX Бөтенроссия"АСМАП-Профи-2012" магистраль автопоездлар шоферлары осталыгы ачык конкурсында җиңүче булды.
-
Дуслык һәм бердәмлек хакына
Шәһәрдә ишегалды бәйрәмнәре уза. 12 нче микрорайонда яшәүчеләр дә кызыклы уеннары һәм мавыктыргыч бәйгеләре булган җырлы-биюле чарада катнашты.
-
Татарстан – хакимият эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге буенча РФ субъектлары арасында беренче.
Шушы көннәрдә региональ үсеш министры Олег Говорун РФ Хөкүмәте утырышында Россия субъектлары башкарма хакимияте органнарының эшчәнлеген бәяләүгә багышланган чыгышында узган елгы комплекслы бәяләү нәтиҗәләре буенча федерациянең иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән 10 субъектның билгеләнүен хәбәр итте. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Игьтибар! Гадәти булмаган бәйге!
Хөрмәтле, укучым! Бүгенгесе көндә, язучы буларак, авыл кешеләре турында зур әсәргә материаллар җыю белән мәшгульмен. Мин инде күп авылларда булдым һәм һәрберсендә диярлек кызыклы, гыйбрәтле хәлләр ишеттем.
-
Зур фатирга – зур ОДН
1 сентябрьдән электр энергиясе өчен түләү квитанцияләрендә ОДН күләме үзгәрәчәк. Исәпләр фатир мәйданына карап ясалачак.
-
Роуминг бетә, түләү кала
Ил эчендәге роуминг бетәчәк. Элемтә базарындагы үзгәрешләр хакында сөйләгәндә, Россия коммуникацияләр һәм элемтә министры Николай Никифоров әнә шулай дип белдерде. Моннан тыш элемтә операторын алыштырганда, телефон номерын үзгәртмәү мөмкинлеге дә биреләчәк.