Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ-СӘНГАТЬ

Күргәзмә

Шәһәр тарихы музеенда борынгы фоторәсем һәм фарфор күргәзмәсе ачылды.

Күргәзмәгә килүчеләр XIX-XX гасыр башында төшерелгән аклы-каралы фотоларда танылган алабугалыларны күрә ала. Портретлар белән янәшәдәге витриналарда Ф.Гарднер һәм М.Кузнецов фабрикаларында ясалган борынгы фарфор һәм фаянс эшләнмәләре куелган. Балаларны, төрле җәнлекләрне сурәтләгән төрле төсләргә буялган кечкенә сыннар фотолардагы алабугалыларның кунак бүлмәләрен бизәп торган.

Экспонатларны җитештерү тарихы да кызыклы. Ф.Гарднер Англиядән Россиягә 1746 елда кайта һәм сәүдә белән шөгыльләнә башлый. 1754 елда ул Мәскәү губерниясе Дмитров уездының Вербильцы авылында (хәзер Вербилки авылы) кечкенә завод төзи. 11 елдан соң ул зур фабрика ача.

Гарднер заводы беренчеләрдән булып халык стилендә курчак һәм статуэткалар, савыт-саба чыгара башлый. Әлеге фабрикада җитештерелгән эшләнмәләр югары сыйфатлы, кабатланмас булганнары өчен заманында (һәм хәзер дә) бик кыйммәт бәяләнгән, Рәсәйдә иң яхшылардан саналган һәм хәзер дә санала.

1891 елда заводны М.Кузнецов сатып ала. Кузнецов заводларында очсыз эшләнмәләр белән беррәттән бик кыйммәтле, югары сәнгать үрнәге дип саналырлык әйберләр дә җитештерелә.

Әлеге әйберләрнең күбесен алабугалылар күргәзмәдә күрә ала. Күргәзмә җәй ахырына кадәр эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев