Алабуга нуры

Рәсәйнең иң яхшы шоферы

Алабугалы Александр Кобелев IX Бөтенроссия"АСМАП-Профи-2012" магистраль автопоездлар шоферлары осталыгы ачык конкурсында җиңүче булды.

Илебездәге иң оста шоферларның дәү машиналары Екатеринбургта финал ярышларында очрашты. Хәлиткеч чабышларда 16 автотранспорт предприятиесе катнашты. Алабуга данын "Эссен Продакшн АГ" хезмәткәрләре Александр Кобелев һәм Александр Биляк яклады. Аларга шәхси һәм командада эшләү осталыгын күрсәтергә кирәк иде. Зур йөк машиналарына "Бокс", "Елан", "Түгәрәк", "Парковка", "Колея", "Тоннель капкасы", "Стоп" кебек күнегүләрне үтәргә кирәк булды. Әйтүләренә караганда, быел трасса аеруча мавыктыргыч булып, җиңү өчен көрәш тә киеренке барды.

Алабугалы Александр Кобелев бик тә яхшы нәтиҗә күрсәтте: "Парковка"ны минималь кимчелекләр белән 2 минут 47 секундта башкарып чыгып, көндәшен 29 секундка артта калдырды. Машинаны шулкадәр тиз, җитез, ә иң мөһиме төгәл йөртүе белән ярыш тамашачыларын әсир итте. Александр ярышларда иң тәҗрибәле машина йөртүчеләрнең берсе иде, аның шоферлык стажы - 30 ел. "Эссен Продакшн АГ" да алты ел йөк ташучы Александр Кобелевны хөрмәт итәләр. Аның ике улы да ерак юлга йөрүчеләр.

Команда зачетында Александр Кобелев һәм Александр Биляк икенче урын алдылар.

Ярышта җиңүчеләргә Шевроле Авео машинасы һәм скутер, кубок, медальләр һәм конкурсны оештыручылардан, спонсорлардан кыйммәтле бүләкләр тапшырылган.

Юлия Трошина

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 октябрь 2017 - 14:24
    Защити себя!
  • 29 март 2018 - 11:59
    Кар суына юл ачкан – ташудан качкан
    Чын яз апрель башында көтелә, анда инде сулар агачак. Су басуга кагылышлы фаразларны “эшлекле сишәмбе”дә ТР Гадәттән тыш хәлләр идарәсенең Алабуга районы буенча башлыгы Николай Доронин хәбәр итте.
    95
    0
    0
  • 17 апрель 2018 - 14:45
    Йогурт шулай әзерләнә Хәзер кибеттә йогуртларның төрлесе сатыла. Тик аның сыйфаты нинди булуы гына шикле. Ә менә өйдә әзерләнгән йогурт тәмле дә, файдалы да була.
    41
    0
    0
  • 17 апрель 2018 - 14:59
    Башта челтәрләр, аннары – мунча Үткән атна ахырында Алабугада мунча комплексын төзү проекты буенча фикер алыштылар. Бу уңайдан узган эшлекле киңәшмәдә район башлыгы Геннадий Емельянов, проект инвесторы Юрий Бычков, шулай ук шәһәр предприятиеләренең җитәкчеләре катнашты.
    35
    0
    0
  • 17 апрель 2018 - 14:52
    Алабугалылар тоталь диктант язды 14 апрельдә КФУның Алабуга институтында берьюлы ике мәйданчыкта, өченче ел рәттән, алабугалылар Бөтенсоюз мәгариф чарасына кушылды.
    32
    0
    0
Ночной режим