Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Дуслык һәм бердәмлек хакына

Шәһәрдә ишегалды бәйрәмнәре уза. 12 нче микрорайонда яшәүчеләр дә кызыклы уеннары һәм мавыктыргыч бәйгеләре булган җырлы-биюле чарада катнашты.

Бәйрәмне яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе, "Барс" яшьләр үзәге, спорт корылмалары дирекциясе һәм "Гарант" идарәче компаниясе оештырды.

"Барс" яшьләр үзәге директоры Ирина Важенина бәйрәмгә җыелган халык алдында сәламләү сүзе белән чыгыш ясады.

- Алабуга микрорайоннарында ишегалды бәйрәмнәре инде берничә ел буена үткәрелә. Бу бәйрәм дуслык һәм бердәмлек билгесе буларак бер ишегалдыннан икенчесенә тапшырыла. Дус-тату яшәгез, бер-берегезгә ярдәм итегез, бәхет һәм шатлык телим сезгә!

Бәйрәмгә килүчеләрне "Рәйхан" һәм "Орхидея" коллективлары башкарган җыр-биюләр куандырды, ә бала-чага бәйгеләрдә һәм ярышларда катнашып призлар алды.

Бәйрәмдә "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит" хәйрия акциясе кысаларында күп балалы һәм мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче беренче класска баручы балаларга мәктәп кирәк-яраклары тапшырылды. Вера Гусар һәм Данил Әхмәтҗановка ручка, карандаш һәм дәфтәрләр салынган мәктәп портфелен "Тимер" ҖЧҖ директоры Василий Баранов бирде. Беренче сыйныфка барырга әзерләнүче Кирилл Грахов та спонсор бүләген алды. "МегаПластСервис" җитәкчесе Сергей Денисенконың бүләген Кириллга 9 нчы мәктәп директоры Валентина Скотарь тапшырды. Тимур Ризванов та бүләксез калмады. Аңа "Алстом" стоматология клиникасы баш табибы Раил Латыйпов исеменнән мәктәп кирәк-ярагы тутырылган портфель бүләк ителде. Динар Шакировны исә Алабуга шәһәр поликлиникасы баш табибы Фәрит Мөбарәкшин бүләк иткән спорт формасы куандырды.

Бәйрәм уен мәйданчыкларында дәвам итте. Балалар чаңгыларда "йөрде", бил көрәшендә катнашты, шахмат уйнады.

Алия СИРАЕВА

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев