Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФ-ХӘТӘР

Алабугада ир-атны вахта автобусы бәрдергән

Ул юлны тиешсез урында чыккан.

Кичә Алабугада вахта автобусы 43 яшьлек ир-атны бәрдергән. Вакыйганың нечкәлекләре турында җирле Дәүләт автоинспекциясендә сөйләделәр. 

«2023 елның 9 ноябрендә 20:10 сәгатьтә Нефтьчеләр проспектындагы 167 нче йорт янында НЕФАЗ автобусы йөртүчесе 1980 елгы җәяүлене бәрдерә, ул РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 4.3 пунктын бозып, җәяүлеләр кичүеннән ерак түгел урында юл аркылы чыккан. Зыян күрүченең сул кабыргасы сынган. Җәяүле хастаханәгә озатылды», — дип хәбәр иттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә. 

Искәртик, ноябрьдә автобус тарафыннан җәяүлене бәрдерүнең икенче очрагы. Җәяүлеләрне һәм шоферларны юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүне, киемдә яктылык кайтаручы элементлар булуны сорыйлар. Моңа кадәр Тынычлык проспектында җәяүлене бәрдергәннәр иде инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев