Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Шәһәр киңәшмәсендә «Лесные пчелы» хоккей командасына Бөтенроссия турнирында җиңүче кубогы тапшырылды

Шәһәр планеркасы спортчыларга бүләкләр тапшырудан башланды.

Бүген эшлекле киңәшмәдә Рөстәм Нуриев «Лесные пчелы» командасы капитаны Альберт Якуповка 2005-2006 елларда туган яшүсмерләр арасында Олимпия чемпионы Андрей Коваленко призына хоккей буенча VIII Бөтенроссия турнирында җиңүче кубогын тапшырды.

Команданың тренеры Александр Герасимов «Татар Автономияле Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләнде.

Элегрәк без «Лесные пчелы» командасы Новокузнецкның «НефтеХимСервис» командасын «Алтын алка» турнирында 9:3 исәбе белән җиңү яулавы турында язган идек. Алабуга командасы турнир җиңүчесе булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев