Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КОНКУРС

Менә дигән бабай!

Ун елга беренче тапкыр Алабугада “Супер дедушка!” муниципаль конкурсы узды. Бер һәм бердәнбер мәртәбә 2009 елда оештырылган чараны яңартырга булдылар.

Иң уңган бабайлар конкурсын яңадан башлап җибәрүне шәһәр Ветераннар Советы тәкъдим итте, Мәдәният идарәсе хуплады. Инде гадәтигә әйләнеп барган “Супер әби” конкурсы урынына алабугалылар тагын да үзенчәлеклерәгенең тамашачылары булды.

 – Әби – ул беленнәр һәм бәлешләр, ә бабай – балык тоту, урманда йөрү һәм футбол. Ир-ат тәрбиясе ул бөтенләй икенче. Мин бирегә күршеләремнең берсен, Рәшит Ибраһимовны якларга дип килдем. Күзләре күрмәсә дә, ул шундый көйчән, шундый җәһәт. Күпләрне көнләштерерлек итеп бии дә, җырлый да. Аның өчен тау күчерергә әзермен! – ди Ләйсән Абдуллина.

Рәшит Ибраһимовның дүрт оныгы бар. Бәйгегә шуларның берсе – Данил Макаров белән килгән. Данил фикеренчә, аның бабасыннан да мәрхәмәтле һәм ярдәмчел беркем юк.

Конкурста өлкән яшьтәге сигез алабугалы катнашты. Арадан берсе, Владимир Семиусов, үзен яхшы бабай дип санавын белдерде.

– Минем ике малай онык һәм бер кыз онык, алар өчен иң-иң булуыма өметләнәм. Катнашырга чакырулары булды, шунда ук ризалаштым. Өстәвенә, мин иҗат кешесе. Костенеево клубында хорда җырлаганга, төрле конкурсларны яратам.

Николай Стулов карашынча, бабай булу – ата булуга караганда җиңелрәк.Әти-әниләре эштә мәшгуль булганга, кайвакытта балаларга күп игътибар бирә алмый, шуңа да еш кына тәрбия мәшәкатьләре әби-бабай җилкәсенә төшә.

Кыз оныкларым зур үсте, ә кечесе, малай, өченче сыйныфта укый. Хәзер мин аның белән футбол да уйныйм, урамда да йөрим. Ярдәм кирәк булганда, мөмкин булганча булышам, – ди Николай Максимович.

Катнашучыларның күбесе иҗади һөнәр вәкилләре булганга күрә, иҗат номерлар белән кыенлыклар булмады. Жюридагылар беренчелекне Эдмунд Поспеловка тапшырды.

– Балаларым бишәү, күпме оныгым буласын күз алдыгызга китерәсезме! Атаның бурычы – кешене үстерү, бабайның бурычы – оныкларны ярату. Мин бар балаларымны һәм кыз оныгымны бертигез яратам, җитмәсә, кече малаема 5 яшь, оныгым 4 яшьтә, алар бергә уйнаганда, абыйлы-сеңелле кебек. Супер бабаймы мин, белмим, ләкин супер әти булуым тәгаен.

АМР клублар системасы методисты Венера Вәлиева аңлатуынча, җиңүче артистлык һәм акыл сәләтенә ия. Калган катнашучыларны төрле номинацияләрдә билгеләп үттеләр. Мәсәлән, Виталий Спиранский иң күп оныклы, Александр Лямисов – иң харизмалы, Рәшит Ибраһим – иң музыкаль дип танылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

19

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев