11 октябрь 2019 яңалыклары
-
Алабугада уникаль арт-объект барлыкка киләчәк
Безнең шәһәрдә гадәти булмаган проектны тормышка ашырырга булдылар. Аңа рәссамнар, архитекторлар һәм... нефтьчеләр кул куячак.
-
ТР Дәүләт Советы депутатыннан бүләкләр
Укытучылар көненә 1856 бүләк “Махеев” Хәйрия фондыннан укытучыларга, педагогик хезмәт ветераннарына һәм өстәмә белем бирү мөгаллимнәренә тапшырылды, аны ТР Дәүләт Советы депутаты Леонид Барышев гамәлгә куйды.
-
Менә дигән бабай!
Ун елга беренче тапкыр Алабугада “Супер дедушка!” муниципаль конкурсы узды. Бер һәм бердәнбер мәртәбә 2009 елда оештырылган чараны яңартырга булдылар.
-
“Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлегенә яңа секретарь сайланды
Үткән чәршәмбедә “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе Алабуга җирле бүлегенең 31нче партия конференциясе узды.
-
Район басмаларына ташлама белән язылу вакыты озайтылды
“Газеталарга язылу ункөнлеге” 20 октябрьгә кадәр озайтылды. Шул арада Алабуганың беренче газеталарына ташлама белән язылып була.
-
Яңа бакча юллы да булды
“Колосовка” микрорайонында төзелгән 40нчы “Йолдызлык” балалар бакчасын ачу көне мәгълүм. АМР мәгариф идарәсеннән хәбәр итүләренчә, аның ишекләре октябрь азагында, якынча 20сендә ачылачак.
-
Татарстанда 4 меңнән артык кеше күчмә сырхауханәләрдә медицина тикшерүе үтте
Нәтиҗәдә 1300дән артык кеше өстәмә тикшерүгә җибәрелгән, ә 200ләп кеше хастаханәгә яткырылган. Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/11/195110/