Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЯСӘТ

“Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлегенә яңа секретарь сайланды

Үткән чәршәмбедә “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе Алабуга җирле бүлегенең 31нче партия конференциясе узды.

Көн тәртибенә партиянең Алабуга җирле бүлеге секретарен сайлау һәм сәяси совет составын яңарту куелган иде.

Альтернатив нигездә яшерен тавыш биреп сайланган секретарь – район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Рөстәм Нуриев.

Әйтергә кирәк, партия Уставы буенча җирле сәяси совет составы ел саен 10 процентка яңартылырга тиеш.

Шул рәвешле, әлеге советның ике әгъзасы вәкаләтен туктатты, алар урынына делегатлар бертавыштан яңаларын сайлады: Ярослав Пурий – “Алабуга азык-төлек комбинаты” ҖЧҖнең генераль директоры һәм Александра Бузова, Костенеево авыл җирлеге башлыгы.

Конференция барышында җирле бүлекнең башкаручы секретаре Светлана Соколовага ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшиннан Рәхмәт хаты тапшырылды. Светлана Соколова “Ел лидеры” республика конкурсында, “Мәрхәмәтлелек планетасы” яшьләр һәм инвалид балалар җәмәгать оешмасы белән эше өчен, “Иң яхшы җәмәгать проекты” номинациясендә җиңүче булды.

“Бердәм Россия” партиясенең Алабуга җирле бүлеге партиянең оештыру эшләре буенча һәрвакыт Татарстанда алдынгы бишлеккә керә иде, шушы елның өченче кварталында икенче урын алды. Конференциядә билгеләп үтелгәнчә, былтыр – партия эшендә беренче тапкыр буларак – башлангыч бүлекләр арасында конкурс оештырылган иде. Анда 65 төбәк катнашкан. Татарстаннан ике район җиңү яулады, берсе – Алабуга районы – Олы Шүрнәк башлангыч партия бүлегенең “Авыл музее” проекты белән. Грант чаралары авыл мирасханәсен торгызуга китте. Алабуганың җирле җәмәгать кабул итүе дә республикада иң яхшыларыннан берсе. Икенче ел инде муниципаль берләшмә советларында депутат фракцияләре эшен оештыру буенча бәйге тормышка ашырыла. Безнең район сайлау турын үтеп, финалга чыкты.

Фото район башлыгының матбугат хезмәтеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев