Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яңа бакча юллы да булды

“Колосовка” микрорайонында төзелгән 40нчы “Йолдызлык” балалар бакчасын ачу көне мәгълүм. АМР мәгариф идарәсеннән хәбәр итүләренчә, аның ишекләре октябрь азагында, якынча 20сендә ачылачак.

Яңа балалар бакчасы бу айның беренче көннәрендә үк ачылыр дип көттек. Әмма күптән түгел генә, Алабугага визиты барышында, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова әлеге бакчага керү юлы төзү мәсьәләсен күтәрде. Һәм менә бер атна эчендә, төзелешнең иганәчесе булган “Спецстройсервис” ҖЧҖ җитәкчесе Рәшит Хәбиров ярдәме белән, биредә 300 метр озынлыкта һәм 6 метр киңлектә яңа асфальт-бетон юл барлыкка килде. Өстәвенә, машина кую урыны да бар. “Спецстройсервис” ҖЧҖнең җитештерү-техник бүлеге башлыгы Флер Кәримов хәбәр иткәнчә, яңа юл төзелеше предприятиегә якынча 6 миллион сумга төшкән.

– Төзелештә 10 берәмлек махсус техника һәм якынча шул кадәр үк төзүче катнашты. Без дә бакчаны тизрәк ачу ягында. Безнең дә балаларыбыз, оныкларыбыз бар. Яңа юл балаларга шатлык китерсен.

Бу юл балаларны гына түгел, аларның әти-әниләрен дә сөендерер. Юл төзелгәч, 4 микрорайоннан “Колосовка” микрорайоны буйлап турыдан-туры керү мөмкинлеге ачылды.

Хәзер бакчаның үзенчәлегенә җентекләп тукталыйк. Яңа мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе 220 урынга исәпләнгән, ул күптелле комплексның бер өлеше булып тора һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү биредә рус, татар һәм инглиз телләрендә алып барылачак. Балалар бакчасы мөдире Миләүшә Әдиуллина хәбәр иткәнчә, штатка инглиз һәм татар телләрен камил белүче тәрбиячеләрне кабул иткәннәр.

– Төшкә кадәр укытуны инглиз телендә, төштән соң татар телендә алып барырга ниятлибез. Яки киресенчә. Тәнәфестә, әлбәттә, рус телендә дә сөйләшәчәкбез. Безнең тәрбияләнүчеләрнең күбесе ясле яшендә, 1 яшьтән алып 3 яшькә кадәрге балалар, барлыгы 120 кеше.

Бакча ачылганнан соң ук, балалар тулы көнгә кала алалармы дигән сорауга Миләүшә Фоат кызы ияләнү вакытын беркем дә бетермәде, димәк, кабул итү башка бакчалардагы кебек үк булачак, дип җавап бирде: башта 2, аннары 4 сәгатькә һ. б.

– Барлык мөгаллимнәр, әти-әниләр кебек үк, ачылуны түземсезлек белән көтә. Аларның яртысы диярлек килде инде.

Мөдир сүзләренә караганда, киләсе атнадан алар ата-аналар белән рәсми килешүләр төзиячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев