Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КЫЙБЛА

Шәһәрдәге матурлык салоннарының берсендә мөселман бүлмәсе ачылды

Зур шәһәрләрдә яшәүчеләр өчен яңгырдан соң чыккан гөмбәләр шикелле бар шартлары тудырылган кибетләр, матурлык салоннары ачылып кына тора.

Ниндиләре генә юк: балалар, ирләр, хатын-кызлар өчен, булачак әниләр, кәләшләр өчен махсуслашкан, зур үлчәмле киемнәр сатучы кибетләр, хәләл кафе-кибетләр һәм мөселман өчен махсуслашкан матурлык салоннары барлыкка килде. Сөендергәне шул: безнең шәһәр дә зур шәһәрләрдән калышмый, һәрдаим яңалыклар кертә. Хәзер бездә дә, ниһаять, "Эстет" матурлык салонында мөселман булмәсе ачылды. Бу турыда без аның хуҗасы Альбина Захарова белән әңгәмә корырга, махсус бүлмәдәге барлык нечкәлекләр белән танышырга булдык.

- Альбина, мөселман салонының гадәти матурлык салоныннан аермасы нидә?

- Гади залда мөселман хатын-кызлары утыра алмый, чөнки шәригать кануннары буенча аларга яулык ябу мәҗбүри, гаурәтне чит кешегә күрсәтергә ярамый. Мәсәлән, гади салон залында мөселман хатын-кыз чәчтараш хезмәтеннән файдаланган вакытта чит кеше, бигрәк тә ир-ат керсә, бу алар өчен зур гөнаһ. Ә мин мөселман динен кабул иткән кешеләрне бик ихтирам итәм, шуңа күрә аларга ничек булса да ярдәм итәр өчен матурлык салонында аерым бүлмә ачарга булдык. Аермасы шунда: мөселман салонының ишекләре ябык, ә клиент белән шәхси рәвештә мастер гына эшләячәк. Хәтта безгә, чит хатын-кызларга да, бу бүлмәгә керергә рөхсәт ителмәячәк. Мөселманнар өчен корылган махсус залның буш булмавы билгесе буларак, ябык ишекләр генә түгел, ябык жалюзи да моның дәлиле булып тора. Намаз уку өчен бездә келәмчекләр бар. Күргәнегезчә, бүлмәдә бер сурәт тә юк. Монда барысы да хатын-кызлар үзләрен уңайлы хис итсен өчен каралган.

- Сез хәләл косметика кулланасызмы?

- Әлбәттә, мөселман хатын-кызлары өчен бездә хәләл косметика булачак, чөнки барлык кибетләрдә сатыла торган бизәнү әйберләре составында спирт бар. Ә бездә спиртсыз тушь, сөрмә булачак. Мин үзем татар кызы һәм, кызганычка каршы, мөселман кануннарының бар нечкәлекләрен белеп бетермим, шуңа күрә беренче чиратта мөселман хатын-кызлары белән киңәшләшеп, аларга кирәк-яракларны алып кайтып эшләргә ниятлим. Барлык хәләл косметика безнең салонда мөселман хатын-кызлары өчен үз бәясе белән сатылачак. Салонда мөселманнар өчен язылу башланды инде.

- Мөселман хатын-кызларына ислам дине кануннары буенча яшәүче кызлар хезмәт күрсәтәчәкме?

- Кызганычка каршы, юк. Аларга озын җиңле, ябык изүле күлмәк кигән татар кызлары хезмәт күрсәтәчәк.

- Сезнең салонда хатын-кызлар өчен аерым зал бар, ә ирләргә берәр нәрсә каралганмы?

- Ирләргә матурлык салонында бары тик ирләр хезмәт күрсәтә ала, чит хатын-кызлар аларга кагылырга тиеш түгел. Бездә әлегә чәчтараш хезмәте күрсәтүче ирләр юк, без аларны эзлибез.

- Матурлык салонында мөселман бүлмәсен ачу фикере сезгә ничек килде?

- Минем ислам дине кануннары буенча яшәүче бик күп танышларым, дусларым бар. Алар белән еш аралашкач, мин аларның чәчтараш белән бәйле проблемалары турында белдем: чәчтараш хезмәтеннән файдалана алмый, чөнки мөселманнар өчен аерым бүлмә каралмаган. Шуңа күрә аларга салонны вакытлыча яптырып, кыйммәт бәяләр түләргә туры килә. Мәсәлән, чәч кистерү матурлык салонында 300 сум торса, аларга ул 800 сумга төшә. Мин мөселман хатын-кызларын аңлап, аларга ярдәм күрсәтер өчен салонда аерым бүлмә ачарга булдым.

- Монда ислам кануннары буенча яшәмәгән кешеләргә хезмәт күрсәтеләчәкме?

- Әлбәттә, юк, чөнки төс-кыяфәтен матурларга теләгән һәркем өчен гомуми зал булдырылган.

- Әңгәмәгез өчен рәхмәт, киләчәктә дә сезнең яхшы эшегездә уңышлар теләп калабыз.

Матурлык салоныннан чыкканда, без мөслимәләр өчен бик куандык, чөнки хәзер алар өчен бар шартлар тудырылды һәм, ниһаять, алар үзләрен хокукый чикләнгән итеп хис итмәячәк. А.Чехов әйтүенчә, кешедә барысы да матур булырга тиеш: бите, киеме, җаны, фикерләре дә.

Рузилә Галимова

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев