5 октябрь 2012 яңалыклары
-
6 октябрьдә 15 сәгатьтә Марина Цветаеваның Мемориаль комплексында унынчы юбилей учагы кабыначак
Цветаева учагында гадәттәгечә шигырь һәм аның шигырьләренә язылган җырлар, Алабуга һәм якын-тирә шәһәрләрдә яшәүче шагыйрь әсәрләре яңгыраячак.
-
Илмәт һәм Иске Юраш авыл җирлекләре берләшәчәк
Әлеге катлаулы мәсьәлә халык катнашындагы ачык җыелышта тикшерелде.
-
“Форд Соллерс” заводы туган көнен билгеләп үтте
Бәйрәм уңаеннан биредә агачлар утырттылар, иң яхшы хезмәткәрләрне бүләкләделәр һәм киләчәккә планнар белән уртаклаштылар.
-
Бу атнадан башлап алабугалылар өчен спорт белән шөгыльләнү очсызгарак төшәчәк
Исегезгә төшерәбез: сентябрь аеннан шәһәр спорт объектларында бәяләр кисәк күтәрелгән иде.
-
Алабуга музей-ядкәрлегендә экслибрис күргәзмәсе ачылды
28 сентябрьдә Алабуга дәүләт музей-ядкәрлегенең күргәзмә залында "1812 елгы Ватан сугышының 200 еллыгына һәм Надежда Андреевна Дурованың тормышына, иҗатына багышланган Алабуга экслибрисы"нда катнашучы рәссамнарның эшләр күргәзмәсе ачылды.
-
Шәһәрдәге матурлык салоннарының берсендә мөселман бүлмәсе ачылды
Зур шәһәрләрдә яшәүчеләр өчен яңгырдан соң чыккан гөмбәләр шикелле бар шартлары тудырылган кибетләр, матурлык салоннары ачылып кына тора.
-
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Мәрданов Алабугада яшәүче Равил Абдуллинны 90 яшьлек юбилее белән котлады
Ул юбилярга Рәсәй Президенты Владимир Путиннан котлау хаты һәм Алабуга муниципаль районы башлыгы Геннадий Емельяновтан открытка һәм кыйммәтле бүләк тапшырды.