Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Бу атнадан башлап алабугалылар өчен спорт белән шөгыльләнү очсызгарак төшәчәк

Исегезгә төшерәбез: сентябрь аеннан шәһәр спорт объектларында бәяләр кисәк күтәрелгән иде.

Мәсәлән, су процедуралары 50 сумга артты, ә тренажерлар залында бер ай шөгыльләнгән өчен алабугалылар 300 сумга артыграк, ягъни 500 сум урынына 800 сум түләргә тиеш булды. Район башлыгы Геннадий Емельяновның җитди тәнкыйтеннән соң вәзгыять үзгәрде.

"Ялгыш адым ясаганымны таныйм. Җитмәсә, без район башлыгы белән дә киңәшмәдек. Бәяләрнең күтәрелүе - ремонт эшләрен үткәрү зарурлыгына бәйле иде. Тик бераз арттырып җибәргәнбез күрәсең", - дип аңлатты бу вәзгыятьне яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе җитәкчесе Таһирҗан Әндәрҗанов. Ә менә укучылар һәм укытучылар икенче ел рәттән спорт объектларына бушлай йөри. Бушка шөгыльләнү бәхете кемгә һәм күпме эләгә - монысы икенче мәсьәлә.

Бүгенге көндә шәһәрнең барлык спорт корылмалары бюджет хисабына финанслана.

Ләйсән Рамазанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев