Алабуга нуры

Җырны юлдаш итеп

Яшәүнең төп максаты итеп кем нәрсәне сайлый бит. Бик күп җырлар авторы, гомере буе Алабуга мәдәният көллиятендә укучыларга белем биргән нечкә күңелле, җыр-моңга гашыйк шәхес Владимир Мироваев өчен җыр гомер юлдашына әверелгән. Моның шулай булуы шиксез, бу нәкъ шулай.

“Чулман әдәби-музыкаль берләшмәсе”нә йөри башлагач,моңа тагын бер кат инандым. Бер генә утырыш та аның яңа җырларын тыңлаудан башка узмый. Ул аларда ниндидер олы көч тапкан сыман, чөнки кулындагы баян төймәләреннән бармаклары йөгергәндә, шуны аңлыйсың. Баян тараткан Мироваев моңы – үзгә моң. Ул башкаларныкыннан аерыла, чөнки автор аңа үзенә генә хас күңел җылысын, йөрәк хисен сала.

Чулманлыларның һәрберсенең шигъри юлларына көй салган ул.Үзе аларны матур итеп җырлап та күрсәтә әле.

Яңа гына аның “Алабугам – ак калам” исемле җырлар җыентыгы дөнья күрде. 65 җыр тупланган бу китап әле композитор язган җырларның бер өлеше генә. Тышлыгында авторның кулына баян тотып төшкән фоторәсеме. Гүя ул үзен белгән алабугалыларга һәм Татарстанның төрле төбәкләренә таралып эшләгән үзе белем биргән укучыларына карап елмая да, аларны тормышта үз урыннарын табарга өнди сыман.

Әйе, үз урыныңны табу җиңел түгел.Ул көнне төнгә ялгап узган эшчәнлек, гомер юлы. Дөньяда шундый шәхесләр генә башкалар күңелендә эз калдыра.

Владимир Мироваевның бөтен гомере чал шәһәребез, аның күренекле кешеләре, җыр-моңга гашыйк шәхесләр белән бәйле. Шәһәребездә үткән бер генә бәйрәм дә, кичә дә аның чыгышыннан башка узмагандыр. Әле шуңа гаиләсе белән чыгышлары да килеп кушыла.

Җырга гашыйк гаиләсе дә – аның бер өлеше. Яныңда шундый талантлы кеше булганда гына, күңелеңдә ятканны чынга ашырып була. Җыр кызы Диләрәнең дә гомер юлдашына әверелгән.

Әле мәктәптә эшли башлаган елларымда, кулына яраткан баянын тотып сәхнәгә чыккан шәхесне сокланып тыңлый идем. Мәктәптә уздырылган кичәләргә чакыргач та, ул бик теләп килде. Балаларга баянда уйнап, җырлар җырлап, үз иҗаты белән таныштырып китә иде. Бала күңеле белән чын моң дөньясын кабул итә ул вакытта. Хәзер мондый чараларны уздыру кыенлашты. Балалар кулында әллә нинди көйләрне тыңларлык кесә телефоны. Ләкин алар күңелендә милли моңнарыбызга гына урын юк. Кирәк, бик кирәк ич мондый очрашулар. Бәлки, моң аларның күңелләрен тибрәтерлек көч табар иде...

Сәхнәгә ике яшь баянчы – Илдус Сәләхов һәм Владимир Мироваев чыккан вакытлар да хәтердә. Сыздырып уйнап җибәргән вакытлары кемнең генә күңелен кузгатмый калмагандыр. Артта калган бу вакытның хәтирәсе әле дә яши. Ләкин шуларның берсе – Илдус Сәләхов кына безнең арабызда юк бүген. Шунысы бик кызганыч.

Владимир Мироваев дустына багышлап җыр да иҗат иткән: сүзләрен дә, көен дә үзе язган. Ничә утырышта ул шул җырны җырлый да, Илдус Сәләхов турында күңелендә йөрткән җылы сүзләрен әйтеп куя.

Тагын аның күңелендә иҗатташ дусты Мөнир Нигъмәтуллинның моңлы тавышы яши. Ул аны да еш искә ала, ул җырлаган җырларны җырлап та китә. Яңа гына чыккан китабының исемен дә Мөнир Нигъмәтуллинның шигыреннән алган. Әлеге бу исемлеккә тагын күпләрне өстәп булыр иде...

Моң, халык күңеленнән башлангыч алган моң. Ул һәр буынга мирас булып күчеп барырга тиеш. Моның өчен дә Владимир Мироваев күп көчен куя. Аның үз шәкертләре, үз дәвамчылары бар.

Алабугам – Ак калам, синең шундый моң ияләрең бар икән, алар алдында синең бурычың да бар. Алар синең йөзеңне бизи, синең даныңны киләчәккә алып бара.

Синең турында да композитор матур җыр иҗат иткән.Чулман сулары, Алабуга районы авыллары турында да күпме җырлары иҗат ителгән аның. Туган авылым Илмәткә багышланган Фазыл Шәех сүзләренә язылган җыр да нинди матур бит! Моның өчен илмәтлеләр аңа бик тә рәхмәтле.

Көн дә иртән эшенә ашыккан, йөрәгендә шәһәребезнең йөрәк тибешен, үзгә бер моңын йөрткән шәхеснең күңелендә тагын нинди уй- мәшәкатьләр яши икән? Моны аңлау өчен, аның каләм тибрәтүен дә искә алыйк. “Чулман” утырышларында ул үзенең шигырьләрен дә укый. Алар арасында туган якларына багышланганнары да, иҗатташ дусларына, якыннарына багышланганнары да бар. Шул ук вакытта үзен үстергән якларны сагынуы да чагылып китә. Кем генә үзен тудырып –үстергән якларны сагынмас икән?!

Ватанына, милләтенә, халкына шундый ул үстергән әти- әнисе бүген исән булсалар, бик тә горурланыр иделәр, чөнки уллары аларның исемен горур йөртә. Аның бу тормышта үз куллары белән сызган, ныклы адымнар белән атлый торган үз сукмагы бар.

Бүген иҗатташ дуслары аңа күңелләрендәге иң җылы һәм матур теләкләрен җиткерә. Аллаһыбыз аны үзе яклап һәм саклап йөртсен.Тагын да бик күп яңа шигырьләре һәм җырлары дөнья күрсен!

Ә мондый иҗади шәхесләр яшәү – шәһәребез өчен аеруча мөһим, моны ул исеннән чыгармасын иде.

Алабугам, синең ямең дә, матурлыгың да – үзеңдә яшәгән кешеләр. Владимир Мироваев шуларның берсе. Моңа сөенеп яшисе генә кала. Аңа саулыгын-сәламәтлеген генә насыйп итсен.

Хашия ТӨХБӘТУЛЛИНА

Фото редакция архивыннан

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: