Алабуга нуры

Ос­те­о­по­роз – сө­як авы­руы

Ос­те­о­по­роз - иң киң та­рал­ган сө­як авы­ру­ла­ры­ның бер­се. Аның бе­лән ни­гез­дә ха­тын-кыз­лар авы­рый.Авы­ру, яшь бар­ган са­ен, ор­га­низм­да мат­дә­ләр ал­ма­шы бо­зы­лу сә­бәп­ле бар­лык­ка ки­лә.

Ос­тео­по­роз бе­лән авыр­ган­да, сө­як ту­кы­ма­сы­нын ст­рук­ту­ра­сы үз­гә­рә, авыр­лы­гы ки­ми, нә­ти­җә­дә сө­як­ләр тиз сы­ну­чан хәл­гә ки­лә.

Сө­як авыр­лы­гы сө­як­нең төп ме­ха­ник үзен­чә­ле­ге са­на­ла һәм аның нык­лы­гы­ның 75-80 про­цен­тын тәш­кил итә.

Сө­як­ләр­нең нык­лы­гы төр­ле фак­тор­лар: нә­сел­дән­лек, ра­са, тук­ла­ну, фи­зик ак­тив­лык, за­рар­лы га­дәт­ләр, ха­тын-кыз­лар­да кү­рем ста­ту­чы йо­гын­ты­сын­да ки­ми.

Сө­як авыр­лы­гы ки­ми баш­ла­ган яшь тө­гәл бил­ге­ле тү­гел.

Ха­тын-кыз­лар­да да, ир-ат­лар­да да сө­як мат­дә­се өчен­че дис­тә дә­ва­мын­да юга­ла баш­лый дип исәп­лә­не­лә.

Ха­тын-кыз­лар­да авы­ру ме­но­пау­за баш­лан­гач, ха­тын-кыз гор­мон­на­ры җи­тәр­лек дә­рә­җә­дә эш­ләп чы­га­рыл­ма­ган­да бар­лык­ка ки­лә. Гор­мон­нар­ның үза­ра бәй­ле­ле­ге­нең ­кат­лау­лы чыл­бы­ры сө­як ту­кы­ма­сы яңа­ру­ның тук­та­вы­на ки­те­рә, нә­ти­җә­дә каль­ций юы­ла, һәм сө­як уа­лу­чан­га әй­лә­нә.

Ос­те­о­по­роз­ның бе­рен­че бил­ге­лә­рен бе­лү өчен, һәр­кем үз хә­лен үзе ана­лиз­лар­га ти­еш. Ди­аг­нос­ти­ка­лау өчен ун со­рау­дан тор­ган тест сез­гә бу мәсь­ә­лә­не чи­шәр­гә яр­дәм итәр.

1.Якын­на­ры­гыз ара­сын­да­ юк кы­на им­гә­нү­дән бот сө­я­ген сын­ды­ру­чы­лар бул­ма­ды­мы?

2. Юк кы­на им­гә­нү­дән сө­як сы­ну оч­ра­гы бул­ма­ды­мы?

3. Кай­чан да бул­са ел­дан ар­тык кү­рем тук­та­лып тор­ма­ды­мы?

4. 45 яшь­кә җит­кән­че кү­рем тук­та­лып тор­ма­ды­мы?

5. Ир­ләр гор­мо­ны тес­тос­те­роп дә­рә­җә­се тү­бән бу­лу­га яки җен­си көч­сез­лек­кә бәй­ле сө­як сы­ну оч­рак­ла­ры бул­ма­ды­мы?

6. Озак ва­кыт кал­кан­сы­ман биз гор­мон­на­ры, аст­ма яки арт­рит­ны дә­ва­лау өчен 6 ай­дан ар­тык глю­ко­кор­ти­ко­ид­лар кул­лан­ма­ды­гыз­мы?

7. Соң­гы ел­лар­да бу­е­гыз өч сан­ти­метр­да­н ар­тык­ка кыс­кар­ма­ды­мы?

8. Күп­ләп һәм озак ва­кыт ал­ко­голь­ле эчем­лек кул­лан­мый­сыз­мы?

9. Эч ки­тү еш кү­зә­те­лә­ме?

10. Көн­гә бер кап­тан күб­рәк тә­мә­ке тар­та­сыз­мы?

Авы­ру­ны ни­чек бул­дыр­мый ка­лыр­га?

Ба­ры­сын да ва­кы­тын­да эш­лә­сәң, бө­тен­ләй кат­лау­лы тү­гел икән. Ур­та­ча 25 яшь­тә сө­як үсү тук­та­ла һәм бу яшь­тә сө­як авыр­лы­гы­ның юга­ры нок­та­сы фор­ма­ла­ша. Нәкъ ме­нә үсеш чо­рын­да "ю­га­ры пик"­ны фор­ма­лаш­ты­ру өчен бар­лык көч­не ку­яр­га ки­рәк. Бу чор­да тук­ла­ну­га ае­ру­ча игъ­ти­бар итү за­рур.

Дө­рес тук­ла­ну

Һәр­кем көн­гә 1-2 ста­кан сөт, ке­фир, йо­гырт яи­сә 100 грамм эрем­чек яки сыр кул­ла­ну­ны га­дәт­кә кер­тер­гә ти­еш. Сөт про­дукт­ла­рын­нан тыш каль­ций шпи­нат һәм брок­ко­ли­да, кә­бес­тә­нең баш­ка төр­лә­рен­дә, фа­соль, чик­лә­век­ләр, соя, яшел пет­руш­ка, ал­ма, апель­син, то­мат со­гын­да бар. Сө­як­ләр­нең ми­не­раль ба­лан­сын тәэ­мин итү өчен фос­фор, маг­ний, фтор, ти­мер, цинк, мар­га­нец, ба­кыр, шу­лай ук С һәм К ви­та­мин­на­ры ки­рәк. Без­нең ра­ци­он­га бу мат­дә­ләр ба­лык, диң­гез про­дукт­ла­ры, ит, йо­мыр­ка, сы­ра чүп­рә­се, көр­пә, но­гыт бор­ча­гы, чик­лә­век­ләр, яшел­чә, җи­ләк-җи­меш һәм яшел тәм­ләт­кеч­ләр бе­лән ке­рә.

Хә­рә­кәт - сө­як­ләр­нең сә­ла­мәт­ле­ге. Авы­ру­ны бул­дыр­мас өчен, гим­нас­ти­ка, ар­ка, бот, җил­кә мус­кул­ла­ры­на юнәл­де­рел­гән көч кү­нек­мә­лә­ре фай­да­лы.

Үзе­гез бел­дек­ле­лә­неп дә­ва­лан­ма­гыз, та­биб ки­ңәш­лә­рен то­ты­гыз. Авы­ру­ны дә­ва­лау­га ка­ра­ган­да, аны бул­дыр­мый ка­лу га­ди­рәк, җай­лы­рак, фай­да­лы­рак.

Гөл­фа­ра Ха­ри­со­ва, та­би­бә

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: