Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
РЕСПУБЛИКАДА

1 марттан «Нурлы Рамазан» бәйгесенә гаризалар кабул итү башлана

Иң матур бизәлешне башкаручыга «ДУМ РТ Хаҗ» рәсми операторыннан хаҗга юллама бүләк ителәчәк.

Биналарның тышкы бизәлеше буенча «Нурлы Рамазан» бәйгесенә гаризалар кабул итү көне якынлаша: нибары 15 көн калды. Гаризалар 1 марттан алып 10 мартка кадәр кабул ителә, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Быел Татарстан мөфтияте 25 көннән җитәчәк изге Рамазан ае уңаеннан җәмәгать урыннарын бик матур итеп бизәүдә ярышу буенча икенче тапкыр «Нурлы Рамазан» бәйгесен игълан итте.

Республикада изге ай мохитен тудыру һәм бәйгедә катнашу өчен иҗтимагый, коммерцияле, шәхси, дәүләт, дини оешмалар, физик затлар чакырыла. Моның өчен алар халыкка хезмәт күрсәтү урыннарында — кафе һәм рестораннар, кибетләр һәм сәүдә үзәкләре, салоннар, мәчетләр, уку йортлары кебек теләсә кайсы биналарның керү өлешен бәйрәмчә итеп бизәргә тиешләр.

Иң матур бизәлешне башкаручыга «ДУМ РТ Хаҗ» рәсми операторыннан хаҗга юллама бүләк ителәчәк. Бәйгенең калган җиңүчеләрен шулай ук мактау кәгазьләре һәм истәлекле бүләкләр көтә.

Бәйге 2024 елның 1 мартыннан 9 апрельгә кадәр 4 этапта үткәрелә:

1 этап (2024 елның 1 мартыннан 10 мартына кадәр) — гаризалар кабул итү (бәйгедә катнашу өчен гаризалар тапшыру);

2 этап (2024 елның 10 мартыннан 20 мартына кадәр) — сайлап алу (бәйге финалында катнашу өчен иң яхшы 10 эшне сайлап алу);

3 этап (2024 елның 20 мартыннан 30 мартына кадәр) — бәяләү (финалга чыккан 10 эш арасында җиңүчеләрне ачыклау);

4 этап (2024 елның 9 апреле) — йомгаклау (бәйге нәтиҗәләрен чыгару).

Бәйгедә җиңүчеләрне бүләкләү көне өстәмә хәбәр ителәчәк, диелә хәбәрдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев