Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
РЕСПУБЛИКАДА

12 меңгә якын татарстанлы 2023 елда «Демография» илкүләм проекты кысаларында белем алды

Өстәмә белем алу өчен иң популяр юнәлешләр — IT, программалаштыру, менеджмент, маркетплейслар, дизайн һ.б.

2023 елда Татарстанның халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте 11,9 мең кешенең һөнәри белем алуын оештырган, шул исәптән эшсез 2,3 гражданның. Аларны «Демография» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында укытканнар. Бу хакта ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

Илкүләм проект һәм аның «Мәшгульлеккә ярдәм итү» төбәк проекты буенча 8,3 мең граждан һөнәри белем алырга юнәлдерелгән. Алар арасында — балалы хатын-кызлар (4,8 мең кеше) һәм 50 яшьлек һәм пенсия алды яшендәге гражданнар (2,4 мең кеше) бар. Яңа белемнәр үзләштергәннән соң эшкә урнашу дәрәҗәсе 83,5 процент тәшкил итте, дип билгеләп үттеләр министрлыкта.

Өстәмә белем алу өчен иң популяр юнәлешләр — IT, программалаштыру, менеджмент, маркетплейслар, дизайн һ.б.

2024 елдан бүтән категория гражданнарга да өстәмә һөнәри белем алу мөмкинлеге тәкъдим ителде — инвалидлар һәм хезмәт базары өчен өстенлекле юнәлешләр буенча эшкә урнашырга теләк белдерүчеләргә. Шулай ук өч яшькәчә сабыйны караучы һәм бала карау буенча отпускта булган әнисе генә түгел, баланың әтисе, опекуны яки башка туганы да укый ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев