Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
РЕСПУБЛИКАДА

2020 елда “Спорт — тормыш нормасы” проекты буенча Алабугада ГТО өчен спорт мәйданчыгы барлыкка киләчәк

2019 елда "Спорт — тормыш нормасы" федераль проекты буенча Чаллы шәһәрендә һәм Апас районында 2 футбол кыры һәм ГТО нормаларын тапшыру өчен 18 спорт мәйданчыгы төзелгән. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Бу эшләр "Демография" илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырыла. 

Шулай ук әлеге федераль проект буенча Лаеш һәм Минзәлә районнарында 2 баскетбол-волейбол мәйданчыгы файдалануга тапшырылган. Сарман районында тренажерлар куелган мәйданчык пәйда булган.

Буа һәм Лениногорск шәһәрләренә ике боз катыру машинасы, Чаллы, Биектау һәм Казандагы спорт мәктәпләренә хоккей өчен җиһазлар комплекты һәм тренажерлар кайтарылган.

Сүз уңаеннан, 2020 елда Алабугада яңа универсаль спорт мәйданчыгы барлыкка киләчәк, ул ГТО нормативларын әзерләү һәм үтәү өчен билгеләнгән. Ул Үзәк стадион янында тренировка мәйданчыгы янында урнашачак. Ул "Демография" милли проектының "Спорт – тормыш нормасы" федераль проекты кысаларында барлыкка киләчәк. Бу хакта  спорт корылмалары дирекциясендә хәбәр иттеләр. 

Спорт мәйданчыгына швед стенасы, физик күнегүләр өчен эскәмия һәм башкалар керә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев