Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
РЕСПУБЛИКАДА

2021 елда 12 татарстанлыны кара елан тешләгән

Быел әлегә елан тешләү очраклары белән мөрәҗәгать итүчеләр булмаган.

Былтыр Татарстанда 20дән артык кеше кара елан тешләүгә шикләнеп хастаханәгә мөрәҗәгать иткән, 12 кешене кара елан тешләве расланган. Быел әлегә елан тешләү очраклары белән мөрәҗәгать итүчеләр булмаган. Бу хакта республиканың баш токсикологы Алия Насыйбуллина сөйләде, дип яза Татар-информ.

«Казанның 7 нче шәһәр хастаханәсенең токсикология бүлегенә елан тешләп эләгүчеләрнең өчесе авыр хәлдә булды, барысы да дәваланып чыкты. Зыян күрүчеләр арасында балалар булмады», — диде табиб.

Алия Насыйбуллина әйтүенчә, елан тешләгән урын 2-3 сәгать эчендә шешә, кайнарлана, шеш аркасында елан тешләре эзе күренми дә.

Баш токсиколог хастаханәгә килеп җиткәнче дөрес эш итәргә кирәклеген искәртте. «Жгут салырга ярамый, жгут хәлне тагы да кыенлаштырырга мөмкин. Ул очракта операциясез булмавы да ихтимал», — диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев