Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
РЕСПУБЛИКАДА

Айдар Сәлимгәрәев «Многоликая Россия» бәйгесен милләтләр темасын аңлау өчен мөмкинлек дип атады

Бүген Казанда «Многоликая Россия» XIV Бөтенроссия журналистлар конкурсында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләделәр.

«Многоликая Россия» XIV Бөтенроссия журналистлар конкурсы — милләтара мөнәсәбәтләрне үстерү темасына ихтыяҗны аңлау өчен тагын бер мөмкинлек. Бәйге җиңүчеләрен бүләкләүдә «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев шул хакта әйтте. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе яза.

«Минемчә, бүген бу бүләкләү өчен мәйданчык кына булмаячак. Бу вазгыятькә тагын бер тапкыр карау һәм бүген безне бирегә җыйган темага ихтыяҗ булуын тагын бер кат аңлау өчен мөмкинлек», — диде Сәлимгәрәев.

Ул шулай ук форумга нигез салучылар — Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга, бүгенге көндә «Многоликая Россия» конкурсын хуплаучыларның барысына да рәхмәт белдерде.

Искәртик, бүген Казанда «Многоликая Россия» XIV Бөтенроссия журналистлар конкурсында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләделәр. Бүләкләү тантанасы Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта узды. 500 мең сум күләмендәге төп призны Владикавказ шәһәреннән «Осетия-Ирыстон» милли телекомпаниясе алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев