Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
РЕСПУБЛИКАДА

Артем Прокофьев: Татарстан Президенты статусын сайлауга кадәр саклау — мантыйклы карар

Аның сүзләренчә, бу мөһим өлкәдә зур эш башкарылган һәм билгеле бер килешүгә ирешелгән.

Республика җитәкчесен киләсе сайлауга кадәр Татарстан Президенты вазифасын саклап калу мантыйкка ярашлы адым булып тора. Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Артем Прокофьев журналистларга шундый фикер белдерде.

Аның сүзләренчә, бу мөһим өлкәдә зур эш башкарылган һәм билгеле бер килешүгә ирешелгән.

«Рөстәм Нургалиевич (Миңнеханов) Татарстан Президенты сайлавында сайланды, һәм ул әлеге статуста вәкаләтләре тәмамланганчы эшләргә тиеш. Бу абсолют мантыйклы карар», — дип саный Прокофьев.

Ул билгеләп үткәнчә, алга таба гаммәви хакимият турында федераль законны (аны үтәү өчен ТР Президенты вазифасы үзгәртеләчәк) һәм муниципаль хакимият турында эшләнә торган законны гамәлгә ашыру тагын да күп бәхәсләр тудырачак.

«Бу зур сәяси процесс. Без бу реформаларны ничек үткәрергә кирәклеге турында әле бер генә тапкыр фикер алышмабыз дип уйлыйм», — дип йомгаклады Артем Прокофьев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев