Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
РЕСПУБЛИКАДА

Атна уртасына һава торышы үзгәрә

Кыска вакытлы яңгырлар явуы мөмкин.

Киләсе көннәрдә Татарстанда һава торышы кабат үзгәрәчәк. 2 августта термометр баганалары яңадан 30 градустан югары күтәреләчәк, дип хәбәр итә Татарстанның Гидрометеорология үзәге.

2 һәм 3 августта һава торышында зур үзгәрешләр булмаячак — кыска вакытлы яңгыр фаразлана, төнлә һава температурасы +12..+17 градус тәшкил итәчәк. Әмма көндез эссерәк була: 2 августта +24..+29 градус һәм 3 августта +26..+31 градус эсселек көтелә.

Алдан әзерләнгән фаразда күренгәнчә, 4 һәм 5 августта республикада кыска вакытлы яңгырлы һәм эссе һава торышы көтелә. Көндез эсселек +27..+32 градуска кадәр җитәчәк.

Россиянең Гидрометеорология үзәгендә сөйләүләренчә, август бөтен Идел буе федераль округы территориясендә аномаль җылы булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев