Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
РЕСПУБЛИКАДА

Бер атнада Татарстанда тавык ите, кара чәй һәм йомырка бәясе арткан

Кайбер продуктларның, бигрәк тә яшелчәләрнең бәясе төште.

14-21 августта Татарстанда тавык ите, кара чәй, йомырка һәм башка продуктларның бәясе арткан. Бу хакта Татарстанстат хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».

Бигрәк тә балалар өчен ит консервлары (1,86 процентка яки 18,76 сумга) кыйммәтләнгән һәм 14 августка андый консерваларның килограммы 1 мең сум һәм 3 тиен торган.

Моннан тыш, тавык ботыннан кала тавык ите (килосы 189,6 сумнан 192,97 сумга кадәр) һәм кара чәй бәясе (916,3 сумнан 931,74 сумга кадәр) 1,71 процентка артты. Вермишельның бәясе 1,29 сумга күтәрелде, ягъни килограммы 67,41 сумнан 68,26 сумга кадәр.

Шулай ук тавык йомыркасының да бәясе сизелерлек артты (дистәсе 0,99 сумга артып 65,08 сум тәшкил итте). Шикәр комы 0,91 процентка артты. Шулай ук карабодый һәм дуңгыз итенә дә бәяләр үсте.

Кайбер продуктларның, бигрәк тә яшелчәләрнең бәясе төште. Помидор 9,44 процентка төште, килограммы 92,10 сумнан 82,97 сумга калды. Шул ук вакытта кыярның килограммы 4,17 процентка кимегән, 72,93 сумга кадәр төшкән.

Кәбестә 8,87 сумга кадәр (килосы 49,11 сумнан 44,79 сум булган), бәрәңгенең бәясе 8,36 процентка төшкән, ягъни 34,89 сумнан 31,98 сумга кадәр.

14-21 августтан кишер бәясе 7,48 процентка төшкән, ягъни 53,81 сумнан 49,75 сумга кадәр, ә чөгендер 5,84 процентка арзанайган (37,96 сумнан 35,84 сумга кадәр төшкән). Суган 7,23 сумга арзанайган, 45 сумнан 41,7 сумга кадәр төшкән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев