Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
РЕСПУБЛИКАДА

Бөер җитешсезлеге һәм яман шеш белән авыручыларга социаль ярдәм чаралары киңәйтеләчәк

Республика өстәмә акча бүлеп бирергә әзер.

Хроник бөер җитешсезлеге һәм яман шеш белән авыручы татарстанлылар, керемнәре күпме булуга карамастан, дәвалануга бару өчен юл чыгымнарын компенсацияли алачак. Татарстан Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты утырышында депутатлар әлеге закон проектын хуплады, дип яза «Татар-информ».

Хәзерге вакытта хроник бөер җитешсезлеге һәм яман шеш белән авырган гражданнарга дәвалану урынына бару чыгымы гаиләнең җан башына туры килгән уртача керем яшәү минимумыннан ике тапкыр түбән булган очракта гына компенсацияләнә.

Яңа әзерләнгән закон нигезендә әлеге критерий кире кагыла, дип билгеләп үтә Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева.

Ул бу социаль ярдәм чарасын тормышка ашыру өчен бюджетта өстәмә акча каралырга тиешлеген әйтте.

«Республика өстәмә акча бүлеп бирергә әзер. Аның гомуми суммасы 93 млн сум булыр дип көтелә. 2023 елга бюджетта 10,6 млн сум каралган иде», — дип төгәллек кертә спикер.

Халыкка адреслы социаль ярдәм турында республика законына үзгәрешләр кертүче закон проектын парламентның тиздән узачак утырышында карау планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев