Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
РЕСПУБЛИКАДА

Эксперт ТР Президенты атамасын алмаштыру турында: Атамасы түгел, ә аны кем биләве мөһим

«Кешене урын түгел, ә кеше урынны бизи», ягъни бу очракта вазифаның атамасы түгел, ә аны кем биләве мөһим.

«Татарстан Президенты» атамасын «Татарстан Республикасы Рәисе» дип үзгәртү турында мондый фикерне «Татар-информ» белән әңгәмәдә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрының иҗтимагый башлангычлардагы киңәшчесе Марат Бохараев әйтте.

«Рөстәм Нургалиевич Татарстан җитәкчесе буларак, вазифасының формаль атамасы нинди булуга карамастан, республиканы өскә күтәрә. Вазифа атамасын үзгәртү глобаль мәгънәдә бернәрсәгә дә тәэсир итмәячәк. Бердәм эшче команда булдырылды. Һәм Рөстәм Нургалиевич аны үзе ныклы кулы белән алып бара», — дип билгеләп үтте агентлык әңгәмәдәше.

Марат Бохараев билгеләп үткәнчә, республика ковид еллары белән бәйле яисә махсус операция шартларында ниндидер киеренкелек сизмәгән һәм сизми.

«Безнең сәнәгать үсешне күрсәтә, төзелеш планнары үтәлә, юл төзелеше алып барыла, социаль инфраструктура үсә. Шуңа күрә вазифа атамасын үзгәртү иң кискен мәсьәлә түгел. Бүген Федерация кысаларында илкүләм лидерыбыз Владимир Путин тирәсендә берләшү мөһим. Үз урыныбызда эшләү, үз бурычларыңны үтәү», — диде Марат Бохараев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев