Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
РЕСПУБЛИКАДА

Федераль университет галиме Татарстанда аномаль җылылык күпме дәвам итәсен сөйләде

Ноябрьдә аномаль җылылык мул явым-төшемнәр һәм атмосфера басымының кискен сикерүләре белән бергә килә, алардан һава торышына бәйле кешеләр интегә.

Безнең төбәктә ноябрь аендагы аномаль җылылык атлантик циклон һәм аның фронтлары тәэсире белән аңлатыла. Бу хакта бүген Казан федераль университеты профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

«+5..+7 градус тәшкил итүче бу көчле аномалия — ноябрь түгел, октябрь һава торышы. Хәзер кыш алдыннан, уртача тәүлеклек температура җиңелчә түбән булырга тиеш, ә ул төнлә дә югары. Җылы һава торышы Россия территориясенең Европа өлешендә киң Атлантик циклон өстенлек итүгә бәйле, хәзерге вакытта без аның җылы секторына эләгәбез», — диде ул.

Төбәктә җылы һава торышы пәнҗешәмбе-җомгага кадәр тоткарланачак.

«Ноябрьнең артык җылы килүе — сирәк күренеш. 2013 елда гына моннан да җылырак булды», — дип билгеләп үтте Переведенцев.

Ноябрьдә аномаль җылылык мул явым-төшемнәр һәм атмосфера басымының кискен сикерүләре белән бергә килә, алардан һава торышына бәйле кешеләр интегә. Җомга көнне җылылык әкренләп кимүгә барачак, ә ял көннәрендә татарстанлылар салкыннар килүен тоячак. Әмма Россия Гидрометеорология үзәге алдан фаразлавынча, ноябрьдә уртача айлык температура нормадан бер градуска югарырак булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев