Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
РЕСПУБЛИКАДА

Ял көннәрендә Татарстанда көндез температура +4 градуска кадәр төшәчәк

Республикада яңгырлы һәм урыны белән юеш карлы болытлы һава торышы фаразлана.

Ял көннәрендә Татарстанда температура фонының тагын да түбәнәюе көтелә. Бу Татарстан Гидрометеорология үзәге фаразыннан күренә, дип яза «Татар-информ».

Пәнҗешәмбе, җомга һәм шимбә көннәре — 19, 20 һәм 21 октябрьдә республикада яңгырлы һәм урыны белән юеш карлы болытлы һава торышы фаразлана.

19 һәм 20 октябрьдә һава температурасы төнге сәгатьләрдә 0..+3 градуска кадәр һәм көндезге сәгатьләрдә +4..+9га кадәр тәшкил итәчәк. 21 октябрьдә суыта: төнлә +3тән −2 градуска кадәр көтелә, көндез термометр баганалары +2..+7дән югары күтәрелмәячәк.

Якшәмбегә каршы төндә, 22 октябрьдә, төбәкнең көнчыгышында яңгыр һәм юеш кар рәвешендә аз күләмдә явым-төшемнәр сакланачак. Көндез явым-төшемнәр бик аз. Һава температурасы төнлә 0..-3 градус, көндез 0..+4 градуска кадәр тәшкил итәчәк.

Метеорологларның беренчел мәгълүматларына караганда, дүшәмбе, 23 октябрьдә, чираттагы циклон башлану белән Татарстанда янә катнаш характердагы явым-төшемнәр булачак. Төнлә температура 0..-4 градус фаразлана, көндез +1..+6 градуска кадәр җылыта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев