Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
РЕСПУБЛИКАДА

Исаева Татарстан җитәкчесе атамасын үзгәртү турында: Без федераль үзәк тирәли берләштек

Татарстанның югары вазифаи заты атамасын үзгәртү — бу көчле карар, безнең барыбызның да федераль үзәк һәм милли лидерыбыз тирәли берләшүебезне күрсәтү.

Бүген «Бердәм Россия» партиясе Төбәк башкарма комитетының гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү координаторы, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Анастасия Исаева "Татар-информ«га шулай дип белдерде.

«Хәзерге иҗтимагый-сәяси вазгыятьтә һәм махсус хәрби операция шартларында гавәми хакимиятнең бердәмлеге факторы аеруча мөһим. Безнең республика җитәкчелеге моны аңлый. ТР Дәүләт Советы парламентарийларының күпчелеге тавыш биреп, Татарстанның югары вазифаи заты атамасын үзгәртү — көчле карар, безнең барыбызның да федераль үзәк һәм милли лидер тирәли берләшкәнебезне күрсәтү», — дип билгеләп узды ул.

Анастасия Исаева төгәллек кертеп үткәнчә, республиканың югары вазифаи заты атамасын үзгәртүне юридик формальлек дип атарга мөмкин.

«Рөстәм Нургали улы Миңнехановның һөнәри осталыгы, компетентлыгы үзләре өчен үзе сөйли һәм аны абруйлы сәясәтчеләрнең берсе буларак күрсәтә, федераль дәрәҗәдә һәм анда гына түгел», — дип нәтиҗә ясады әңгәмәдәш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев