Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
РЕСПУБЛИКАДА

«КАМАЗ»га нигез салучы вафат булган

Лев Васильевка 98 яшь иде.

«КАМАЗ»га нигез салучы, автогигантның беренче генераль директоры Лев Васильев 98 яшендә вафат булган. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге Телеграм-каналында хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

«Элеккеге фронтовик 12 ел «КАМАЗ» белән җитәкчелек итте. Бу чорда ул автогигантны нульдән башлап төзеде, Чаллыга бөтен илдән иң яхшы белгечләрне җәлеп итеп, заводның уникаль кадрлар потенциалын булдырды», диелә хәбәрдә.

Эшлекле дүшәмбедә Чаллы мэры Наил Мәһдиев кайгы уртаклашу белдерде һәм Татарстанның күренекле шәхесләренең берсен бер минутлык тынлык белән искә алырга тәкъдим итте.

«Социалистик Хезмәт Герое. Беренче генераль директор. «КАМАЗ» төзелешенең беренче көннәреннән үк үз командасы, фикердәшләре, көрәштәшләре белән чиста кырга килгән, һәм алар алты ел эчендә автомобиль заводы төзи алган. 1976 елның 16 февралендә беренче йөк машинасын чыгарганнар. Легендар кеше, Бөек Ватан сугышында катнашкан. Лев Борисовичны бер минутлык тынлык белән искә алырга тәкъдим итәм», — диде шәһәр мэры.

Лев Васильев автомобильләргә мәхәббәт, Татарстанда бөек төзелеш, сугышта катнашуы һәм якты истәлекләр турында интервьюларның берсендә сөйләде.

Фото: Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев