Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
РЕСПУБЛИКАДА

Каян алып эчәләр?

“Татар-информ” мәгълүмәте буенча 2017 елның гыйнварыннан башлап, 9 ай барышында алкогольле продукцияне ваклап сату күләме үткән елның шушы вакыт аралыгы белән чагыштырганда, 4 процентка үскән.

Татарстанда җитештерелгән аракыны ваклап сату күләме дә шуның кадәр үк арткан. Шуның белән беррәттән, республиканың 18 районында үзебездә җитештерелгән һәм читтән кертелгән аракы сату күләме кимегән. Димәк, рөхсәтсез җитештерелгән продукция, ялган аракы, сыйфаты шикле булган спиртлы эчемлекләр куллану күләме арткан.

Яңа ел алдыннан Татарстанда җитештерелгән алкоголь продукциясенә бәяләрнең артуы көтелми, дигән хәбәр бар. Татспиртпром предприятиеләр белән алкоголь продукциясен китерү буенча барлык килешүләрне ноябрь һәм декабрьгә кадәр төзи. Алкоголь җитештерүчеләр исерткеч эчемлекләрне, шулай ук бәйрәмдә табынга куелачак барлык продуктларны зур сәүдә челтәрләрендә алдан сатып алырга киңәш итә.

Моннан алдарак, Франциядә уңыш начар булу аркасында, Россиядә шампан шәрабының бәясе Яңа елга 15 процентка артачагы хакында хәбәр ителгән иде.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев