Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
РЕСПУБЛИКАДА

Казан автобуслары татар һәм рус телендә шәһәр тарихын сөйли башлый

Иртәгә башкалада «Юллар. Казан» проекты эшли башлый.

Республика көнен бәйрәм итү уңаеннан Казан мэриясе иртәгә «Юллар. Казан» проектын башлый. Проект шәһәр тарихы турында татар һәм рус телләрендә кызыклы тарихи-мәдәни аудиогид һәм автобусларның тематик бизәлешен үз эченә ала, дип хәбәр итә Татар-информ. 

Аудиогид Казанның 12 автобусында яңгыраячак. Пассажирлар урам исемнәре, топонимнар, тарихи урыннар, һәйкәлләр, автобуста үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һ.б. турында белә алачак. 

Проект бу елның азагына кадәр дәвам итәчәк. Аның максаты — шәһәрне таныту, татар теленә өйрәтү. 

Аудиогидны яңгыратуда театрлар актерлары, радио- телевидение алып баручылары җәлеп ителгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев