Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
РЕСПУБЛИКАДА

Казан Кремле өстендә ТАССРның 100 еллыгы флагы урнаштырылды

Флаг Татарстанның барлык районнарында һәм шәһәрләрендә, шул исәптән Алабуга шәһәрендә дә урнаштырылачак.

Казан Кремлендә ТАССРның 100 еллыгы әләмен күтәрү тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.

ТАССРның йөз еллыгын билгеләп үтүгә старт 19 декабрьдә бирелде.

Флагта ак фонда ТАССРның 100 еллыгы логотибы сурәтләнгән. Ул республиканың уй-ниятләренең һәм казанышларының чисталыгын билгели. Алтын кайма төбәк казанышларының таныклык билгесе, дип яза “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы.

Юбилей елында истәлекле датага багышланган зур форумнар, конференцияләр, мәдәни һәм спорт чаралары үткәрү планлаштырыла. Төп чаралар 27 майда, 25 июньдә һәм 30 августта узачак.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы белән 2020 ел Татарстанда Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы елы дип игълан ителде.

2020 елда Татар АССР төзелүнең 100 еллыгы билгеләп үтелә. Россия Президенты Владимир Путин “Татарстан Республикасының 100 еллыгын бәйрәм итү турында” Указны имзалады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев