Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
РЕСПУБЛИКАДА

Казан метеорологы басым, температура сикерү һәм буран турында кисәтте

Юлларда бозлавык саклана.

Гыйнварның соңгы декадасында Татарстанда һава торышы тотрыксыз булачак. Антициклонга алмашка чираттагы циклон җылы алып килә. Бу хакта Казан федераль университеты профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

«Якындагы көннәрдә һава температурасы һәм басым сикерү, буран булырга мөмкин. Соңгы тәүлектә генә Казанда басым кискен күтәрелде, терекөмеш баганасының 20 миллиметры диярлек, ә бу бик күп. Гыйнварның соңгы декадасында шәһәрдә температура нормага якын булачак», — диде ул.

Татарстан Гидрометеорология мәгълүматлары буенча, 23 гыйнварда республикада аязучан болытлы һава, явым-төшемсез булачак. Төнлә һәм иртән урыны белән томан, минималь һава температурасы — 19..-24 градус, аязганда −28 градус фаразлана. Көндез иң югары һава температурасы −11..-16 градус, юлларда бозлавык була.

24 гыйнварда Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә явым-төшем ихтималы аз. Көндез урыны белән бераз кар яварга мөмкин. Төнлә һәм иртән минималь һава температурасы — 13..-18 градус, аязганда −22 градус тәшкил итәчәк. Көндез иң югары һава температура −8..-13 градус, юлларда бозлавык көтелә.

25 гыйнварда шулай ук аязучан болытлы һава булачак. Төнлә урыны белән бераз кар көтелә. Көндез урыны белән шулай ук бераз кар фаразлана. Төнлә һәм иртән минималь һава температурасы — 9..-14 градус, ә көндез иң югары һава температура −6..-11 градус тәшкил итәчәк. Юлларда бозлавык саклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев