Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
РЕСПУБЛИКАДА

Казанның Җәмигъ мәчете эскиз проекты җиңүчесенә 2,5 миллион сум акча биреләчәк

Конкурс 3 ай дәвам итәчәк.

Бүгеннән Казанның Җәмигъ мәчете эскиз проектына Халыкара конкурс игълан ителде, ул өч ай дәвам итәчәк. Чараны «Игелек-Доброта» җәмгыятенең рухи-әхлакый үсешенә ярдәм итү Республика фонды оештыра.

Фондның башкарма директоры Илнур Рәхимов сөйләвенчә, катнашу өчен гаризалар 15 көн дәвамында кабул ителәчәк. 8 июльдә бәйгегә нәтиҗәләр ясалыр дип көтелә.

Җиңүчеләрне жюри сайлап алачак. Барлыгы 3 призлы урын каралган. Җиңүче 2,5 миллион сум алса, икенче урын өчен 1 миллион, 3нче урын өчен 500 мең сум күләмендә бүләк каралган. Катнашучылар географиясе чикләнмәгән. 

Казанның Җәмигъ мәчете комплексы төзелеше 2022 елда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча төп чараларның федераль планына кертелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев