Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
РЕСПУБЛИКАДА

КФУ метеорологы: Гыйнвардагы мондый салкыннар чирек гасыр күзәтелмәгән иде

Салкыннардан тыш явым-төшем буенча да аномалия күзәтелә.

2024 ел башындагы кебек салкыннар инде чирек гасыр күзәтелмәгән иде. Алдагы көннәрдә көтелгән җылылык кыска вакытлы булачак, дип белдерде КФУ медиапорталына Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүһәдиев, дип яза «Татар-информ».

Аның мәгълүматлары буенча, гыйнварның беренче тугыз көнендә уртача температура −19,8 градус тәшкил иткән, гәрчә бу чор өчен норма −10 градуска тигез булса да. «Гыйнварның мондый салкыннар белән башлануы күптән күзәтелмәгән иде. Аны 1997, 1989, 1987 елларның шул чоры белән чагыштырырга мөмкин. Алдагы декадада һава температурасы нормадан уртача 8 градуска түбәнрәк булыр дип көтелә», — диде ул.

11 гыйнварда бераз җылытачак һәм һава температурасы −13 градус тәшкил итәчәк, җомга көнне 16 градус салкын булуы көтелә.

«Әмма бу озак дәвам итмәячәк һәм ял көннәрендә янә суытачак. Шимбәдә һава температурасы −22 градус, якшәмбедә −19 градус тәшкил итәчәк», — диде ул.

Әүһәдиев искәрткәнчә, салкыннардан тыш явым-төшем буенча да аномалия күзәтелә. Беренче декадада кар катламының биеклеге, нормадан 8 сантиметрга узып, 39 сантиметрга җиткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев