Махсус операциядә катнашучыларны бушлай парковка белән тәэмин итәргә тәкъдим иттеләр
Кичә Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының коммерцияле булмаган иҗтимагый оешма җитәкчеләре һәм вәкилләре белән очрашуы узды.
Кичә коммерцияле булмаган иҗтимагый оешма вәкилләре инвалидлар — махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен Татарстан торак йортларында бушлай парковка һәм пандуслар мәсьәләсе турында фикер алышты. Бу хакта алар Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова белән очрашуда сөйләште, дип яза «Татар-информ».
«Безнең ишегалды» республика төзекләндерү программасына парковка урыннарын кертү мәсьәләсен карарга теләр идем. Махсус хәрби операциядә яраланучылар машиналарын кая куярга белмәячәк«, — диде «Сугышчан туганлык» Бөтенроссия ветераннар иҗтимагый оешмасының Татарстан бүлеге вәкиле Максим Кононов.
Аның сүзләренә караганда, күп фатирлы йортларда пандуслар да юк, яки алар кулланырга яраксыз хәлдә. Эльмира Зарипова бу сорауларны контрольгә алырга вәгъдә итте.
Кичә Татарстан Иҗтимагый палатасында Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипованың коммерцияле булмаган иҗтимагый оешма җитәкчеләре һәм вәкилләре белән очрашуы узды.
Анда ветераннарга социаль ярдәм күрсәтү, саулыгы чикле кешеләрне реабилитацияләү һәм социализацияләү, шулай ук социаль хезмәт күрсәтүчеләр белән үзара эш итү мәсьәләләре каралды. Очрашу «Хакимият белән диалоглар» проекты кысаларында оештырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев