Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
РЕСПУБЛИКАДА

Махсус хәрби операция зонасында булган мөселманнарга күрсәтелгән ярдәм турында сөйләделәр

Хәрбиләрнең гаиләләренә дә ярдәм күрсәтелә.

Татарстан Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды җитәкчесе Булат Мәрданов МХО зонасындагы мөселманнарга күрсәтелгән ярдәм турында сөйләде, дип яза «Татар-информ».

Мәрданов сүзләренчә узган елда фонд барлыгы 24 миллион сумлык хәйрия ярдәме күрсәткән. Шуларның дүрттән бер өлеше, ягъни 8 миллион сум махсус хәрби операция зонасына җибәрелгән. «Тулаем алганда, без егетләргә 10 миллион сумлык ярдәм күрсәттек. 2022 елның сентябрь анда акция игълан иткән идек, республика халкы хуплап алды», — дип сөйләде ул «ВСЕ СВОИ» телемарафонында.

Акча җылы кием-салымга, азык-төлеккә тотылган.

«Махсус хәрби операция зонасында мөселман ир егетләребез күп. Без 17 мең данә хәләл тушенка, итле банкалар, көрпә, май, шикәр кебек азык-төлек җибәрдек. Тулаем 7 тоннага якын ярдәм китте. Без хезмәт итүче егетләребезнең гаиләләренә дә ярдәм итеп торабыз», — диде ул.

Фонд махсус хәрби операция зонасына хезмәт кораллары, инструментлар, медицина чараларын да җибәргән.

Исегезгә төшерәбез, 17 октябрьдә Татарстанда контракт буенча хәрби хезмәткә ярдәм итү буенча масштаблы патриотик акция уза.

#МарафонВСЕСВОИ #Татарстан #СВО #ВСЕСВОИТМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев