Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
РЕСПУБЛИКАДА

Махсус хәрби операциядә катнашучының өенә газ кертү өчен 100 мең сум субсидия каралган

Субсидиягә дәгъва кылу өчен, махсус хәрби операциядә катнашучы газ кертелә торган йортның хуҗасы, яки йорт хуҗасының якын туганы һәм анда теркәлгән булырга тиеш.

«Әгәр газ кертелә торган йортта махсус хәрби операциядә катнашучы теркәлгән, яки ул йорт аның милке булса, торак эченә газ үткәрүгә, газ җиһазлары сатып алуга һәм аларны урнаштыруга 100 мең сумга кадәр субсидия каралган», — диде Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.

Субсидиягә дәгъва кылу өчен, махсус хәрби операциядә катнашучы газ кертелә торган йортның хуҗасы, яки йорт хуҗасының якын туганы һәм анда теркәлгән булырга тиеш. Субсидияне алу өчен «Республика матди ярдәм үзәге»нә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев