Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
РЕСПУБЛИКАДА

Миңнеханов: Районда шартлар шәһәрнеке кебек булсын өчен Татарстанда барысы да эшләнә

Буада тантаналы рәвештә театрның яңа бинасы ачылды.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең Telegram-каналында Буа драма театрының яңа бинасы ачылу турында фикерен әйтте.

Татарстан Рәисе сүзләренчә, яңа бинада иҗат коллективлары өчен барлык шартлар да тудырылган.

«Кечкенә районнарда яшәүчеләргә зур шәһәрләрдәге кебек үк шартлар булсын өчен республикада барысы да эшләнә. Бигрәк тә театр мөһим миссияне үти — мәдәниятне популярлаштыра», — дип ассызыклый Рөстәм Миңнеханов.

Буада тантаналы рәвештә театрның яңа бинасы ачылды. Мәдәният йорты театр бинасы итеп «Мәдәният» милли проекты кысаларында үзгәртелгән. Бу максатларга 405 млн сум акча тотылган.

Фото: Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев