Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
РЕСПУБЛИКАДА

Сәламәтлек саклау министрлыгында табиб һәм шәфкать туташларының хезмәт хакын әйттеләр

Бу хакта Татарстан сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин сөйләде.

Эшли генә башлаган табиб уртача 75 мең сум ала, ә шәфкать туташының уртача хезмәт хакы — 45 мең сум. Бу хакта «Татар-информ»да республика башкарма хакимият органнарында коррупциягә каршы чараларны гамәлгә ашыру мәсьәләләренә багышланган матбугат конференциясендә Татарстан сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин сөйләде.

«Беренчедән, аларның кайда эшләвен билгеләргә кирәк. Бу клиникамы, поликлиника яки участок звеносымы, югары технологияле стационар, яки шәһәр һәм күп профильле хастаханәләр стационарымы — барысы да шуңа бәйле. Эшли генә башлаган табибның уртача хезмәт хакы — 75 мең сум, шәфкать туташының уртача хезмәт хакы — 45 мең сум чамасы. Бу һәр җирдә шулай дип әйтмим мин — барысы да белгечнең кайда эшләвенә һәм дәвалану учреждениесенең кайда урнашуына бәйле», — дип сөйләде Татарстан сәламәтлек саклау министры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев