Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
РЕСПУБЛИКАДА

Шәхси йортка газ кертү чыгымнары өчен субсидия расланды

Тиешле карар хокукый мәгълүмат сайтында бастырылган.

Татарстан хакимияте йортны газлаштыру өчен субсидия раслады. Тиешле карар хокукый мәгълүмат сайтында бастырылган. Шәхси йорт урнашкан җир кишәрлеге эчендә газ торбасы сузу һәм йорт эче газ җиһазлары алу чыгымнарына 100 мең сумга кадәр субсидия каралган.

Ләкин, акча алдан бирелми. Җир кишәрлеге эчендә газ торбасы суздыруны һәм газ җиһазлары урнаштыруны үз акчаңа башкарасың. Тотылган чыгымнар күрсәтелгән килешү кәгазен, товар чекларын социаль яклау органына тапшырасың, шуннан соң гына 100 мең сум субсидия аласың.

Бу исемлеккә Бөек Ватан сугышында, махсус хәрби операция зонасында катнашучылар, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, Алга һәм Тимер батальоннарында хәрби хезмәт үтүчеләр керә.

Шулай ук I һәм II төркем инвалидлар, инвалид бала булган гаиләләр, 18 яшькә кадәрге өч һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр, шулай ук җан башына уртача кереме 19 000 сумнан артмаган гаиләләр өчен ташламалар гамәлдә булачак.

Чыганак

Фото: Максим Бигашев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев