Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
РЕСПУБЛИКАДА

Синоптиклар Татарстанда томан, юеш кар һәм кар көртләре турында кисәтә

Һава температурасы +4 градуска кадәр күтәреләчәк.

Бүген Татарстанда юеш кар, республиканың кайбер районнарында буран, томан һәм көчле җил көтелә. ТР Гидрометеоүзәгендә һава шартларының начарлануы турында сөйләделәр, дип яза «Татар-информ».

Көндез юеш кар һәм яңгыр явачак. Һава температурасы +4 градуска кадәр күтәреләчәк. Иртәнге буран вакытында юлларда күз күреме 500-1000 метрга кадәр кимиячәк.

«Төнлә һәм көндез аерым районнарда томан. Көньяк-көнбатыштан исәчәк җилнең тизлеге секундына 7-12 метр, көндез урыны белән 16 метрга кадәр җитәчәк», — диелә хәбәрдә.

Шулай ук синоптиклар татарстанлыларны көчле бозлавык һәм кар көртләре турында кисәтә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев