Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
РЕСПУБЛИКАДА

Татарстан фикерләрен “Бердәм Россия” бөтен илгә тарата

5 июльдә, Мәскәүдә “Бердәм Россия”нең сәяси конференциясе узды. Анда 450 делегат катнашты. Татарстаннан республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов, партиянең төбәк бүлеге Секретаре, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин булды. Фикер алышуларның төп темасы булып төбәкләрдә милли проектларның тормышка ашырылуы торды.

Агымдагы бурычлар

Бердәмроссиялеләрнең олы очрашуына чираттагы сайлаулар сәбәп түгел, алар агымдагы бурычларны: халыкка милли проектлар хакында мәгълүмат җиткерүдән алып партиянең кабул итү бүлмәләрендә эш рәвешен үзгәртүне хәл итү өчен җыелдылар.

Ике көн буена “Партия вәкилләренең эш сыйфатын күтәрү” һәм “Партия кеше өчен” дигән темаларга фикер алышулар барды. Тагын өч креатив  сессияләрдә иҗтимагый проектлар, яшьләр белән эшләү ысуллары, лидерлар көче һәм актив гражданнар партнерлыгы турында сөйләштеләр.

Милли проектлар янәшәдә генә

Конференциянең төп темасы – илдә милли проектлар турында җитәрлек мәгълүмат булмау. Чыннан да, иҗтимагый башлангычларны тормышка ашыру юнәлеше әлегә тиешле дәрәҗәдә яктыртылмый: яңа бакчалар, мәктәпләр, юллар, медицина оешмалары салына, тик күпчелек халык бу турыда белми.

Татарстанда милли проектлар кысаларында 190 объектны төзү һәм төзекләндерү планлаштырылган. Республикада милли проектларны тормышка ашыруны тикшерү төркеме җитәкчесе, Дәүләт Советында “Бердәм Россия” фракциясе әгъзасы Татьяна Ларионова: “Күпләр өчен милли проектлар – ул “кайдадыр”. Шул ук вакытта алар белән янәшә генә, күрше урамда бөтен районның әниләре көткән яңа балалар бакчасының төзелеше барадыр. Кешеләргә мәгълүмат җиткерүне төрле ысуллар белән – гаммәви мәгълүмат чаралары, интернет аша арттырырга кирәк. Әмма бездә төзелеш  баннерында да хәтта “милли проект” сүзен язарга оныталар. Кыенсынырга  сәбәпләр дә юк бит: төзелешләр яхшы тизлек белән, вакытында бара. Монда кыенсынып торасы түгел, горурланырга кирәк”, – дип аңлатты.

Фикер алышуларның нәтиҗәләре буенча “Бердәм Россия” РФ Хөкүмәте белән берлектә “Милли проектлар кеше күзлегеннән” дигән сервис булдырырга ниятли. Шунысы куанычлы, бу башлангычларның үрнәге булып татарстанлы бердәмроссларның июньдә үк эшләп киткән VMESTE.TATAR сайты тора. Бу сервиста милли проектның һәр объекты турында мәгълүмат урнаштырылган, шулай ук а также налажен прием фотографий в рамках проекта “Фотоконтроль” проекты кысаларында фотосурәтләр кабул итү җайга салынган: республикада яшәүче һәммә кеше милли проект төзелешләрен фотога төшереп җибәрә ала.

Журналист, тикшерен

Конференциянең тагын бер яңалыгы – журналистларның тикшеренүен хуплау, беренче чиратта иҗтимагый темалар буенча, шулай ук милли проектларга бәйлеләрне. Партиялеләр хәзерге активлыкның сыйфат белән аерылып тормавына борчыла, чөнки алар күрәләтә ялган белән озатыла (фейк) – шуңа күрә гаммәви мәгълүмат чараларында әлеге юнңлештә актив булган гражданнарны хупларга әзер.

– Андый конкурсларда, мөгаен, журналистларның көчле тикшеренүләре, чынбарлыкта булган проблема турында ниндидер тәнкыйть чыгышлары җиңәргә тиештер, – дип белдерде “Бердәм Россия” лидеры, РФ Хөкүмәтенең премьер-министры Дмитрий Медведев.

Праймериз программалы булачак

Конференцидә тагын бер башлангыч турында килештеләр – сайлауларга кандидатлар сайлап алу буенча партиянең алдан тавыш бирүендә кандидатларга яңа таләпләр кую. Праймериз һәрчак язын уза, хәзер анда катнашучыларның һәрбере үз программаларын, тәкъдимнәрен, башлангычларын  рәсми рәвештә бастырырга тиеш.

Фото “Бердәм Россия”нең Үзәк сайлау комиссиясеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев