Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
РЕСПУБЛИКАДА

Татарстан паркларын киләсе елда төзекләндерү өчен якынча 120 мең кеше тавыш биргән

Парк, сквер һәм ишегаллары өчен 15 апрельдән 30 майга кадәр тавыш бирергә була.

2023 елда төзекләндереләчәк Татарстандагы иҗтимагый киңлекләр өчен тавыш бирү дәвам итә. Анда инде республиканың 120 меңгә якын кешесе катнашкан.

Объектларны сайлап алуда Казанда 20 меңнән артык, Чаллыда 15 меңгә якын, Әлмәттә 8 мең һәм Түбән Кама районында яшәүче 7 мең кеше катнашкан. Моннан тыш, Татарстан Республикасының Ютазы, Тәтеш һәм Теләче районнарында да актив тавыш бирәләр.

Парклар, скверлар һәм ишегаллары өчен тавыш бирү 15 апрельдән 30 майга кадәр дәвам итә. Быел 14 яшьтән тавыш бирергә мөмкин. Сораштыруны сылтама аша узарга мөмкин.

Сораштыруга республиканың барлык районнарындагы объектлар кертелгән. Барлыгы 204 объект — парклар, яр буйлары, бульварлар, урамнар, скверлар бар. Шулай ук «Безнең ишегалды» республика программасы белән яңартылырга тиешле ишегаллары өчен дә тавыш бирергә мөмкин.

Бөтенроссия күләмендә үтә торган тавыш бирү 15 апрельдән 30 майга кадәр «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру» федераль проекты кысаларында уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев